Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хатын-кыз тормышны ир-ат белән тигез алып бара"


"Хатын-кыз тормышны ир-ат белән тигез алып бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:56 0:00

Казанның филармония залында халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Егетләр солянкасы” концерты узды. Анда ир җырчылар гына чыгыш ясады. Без алардан хатын-кызларның тормыштагы урыннары һәм 8 Март бәйрәмен ничек үткәрүләре турында сорадык.

4 мартта Филармония залында үткән “Егетләр солянкасы” тамашасында популяр саналган ир җырчылар гына чыгыш ясады. 8 март алдыннан үткәрелгән концертның төп тамашачылары хатын-кызлар иде. Алар өчен Илназ Баһ, Илдар Хәкимов, Рафаэль Латыйпов, Илдар Әхмәтов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Гарипов, Илшат Хәмәдиев, Мурат Гайсин, Артур Салихов, Раяз Фасыйхов чыгыш ясады.

Сәхнә артына кереп без ир-егет җырчыларның хатын-кызларга карата мөнәсәбәтләрен, тормышны кем күбрәк тартуы турында фикерләре, 8 мартны ничек үткәрүеләре хакында кызыксындык. Җырчыларыбызны бу сораулар җанландырып җибәрде, һәркайсы үзенчә фикер җиткерергә, хатын-кызларга сүзен әйтергә ашыкты.

“Элек тормышны ир-атлар гына тартса, бүген хатын-кызлар да тарта. Күп кенә бизнес ханымнар барлыгын беләбез. Эшләрен җиренә җиткереп эшләгән, куйган максатларына ирешүче хатын-кызлар аеруча игътибарга лаек. Тормышны ирләр тартамы, хатын-кызлармы дигәндә – икесе дә тигез тарта дияр идем”, ди автор-башкаручы Илназ Баһ. Аның иптәше Гүзәл дә җырчы, икәүләп ике бала үстерәләр.

“Гүзәлдән тыш ике кызыбыз бар, аларга да бүләк алам. Кызларымны бүләксез калдырган юк. Хәзер без гаиләдә ике егет булдык, Самиргә әле алты ай гына, аның исеменнән дә бүләк алдым. Әниләр, кызлар, бәбиләр бәйрәме – күңелле бәйрәм.

Кем күбрәк гаиләне тарта дигәндә, ир-егет тә үз урынында, хатын-кыз да үз урынында булырга тиеш. Үз эшләрен тәвәккәллек белән яхшылап башкарсалар, бер-беренә ихтирамлы булсалар, тормыш күпкә җиңелрәк бара”, ди җырчы Илдар Хәкимов. Илдарның хатыны Гүзәл Уразова да җырчы, билгеле татар эстрадасы йолдызы ул. Икәүләп алар өч бала тәрбиялиләр.

“Хатын-кызлар аркасында без көчле, матур, акыллы булырга тырышабыз. Барлык игътибарыбыз, хезмәтләребез аларга юнәлгән”, ди яшь җырчы Илшат Хәмәдиев. Аның карашлары әлегә яшь хатын-кыз тамашачыларга юнәлгән.

Сораштыруда катнашкан ир-ат артистларның иң тәҗрибәләсе һәм өлкәне Рафаэль Латыйпов булды. Аның да гаиләдәге гүзәл затлары сәхнә кешеләре, ике кызлары да әниләре, билгеле җырчы Динә Латыйпова кебек җырлыйлар.

“Бу безнең иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки тормыш иптәшләребезнең, әниләребезнең, әбиләребезнең, хатыннарыбызның, сөйгән ярларыбызның бәйрәме. Шуңа күрә, бик тә кадерле көн, әмма гадәт буенча, бу көнне без эшлибез. Быел филармония залында концертыбыз уза”, диде җырчы Рафаэль Латыйпов. Ул да ир-егетләр белән хатын-кызлар гаиләне бертигез тарта, тормышта тигез хокукларга ия дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG