Accessibility links

Суверенитет премьер-министры китте


Мөхәммәт Сабиров (с) һәм Гомәр Усманов (уңнан икенче)
Мөхәммәт Сабиров (с) һәм Гомәр Усманов (уңнан икенче)

Татарстан өчен тагын бер зур югалту. 82 яшендә элекке премьер-министр Мөхәммәт Сабиров арабыздан китте. Ул Татарстан хөкүмәтен күчеш чорының иң авыр елларында (1989-1995), республиканың суверенитет өчен көрәшкән елларында җитәкләде. Аның җитәкчелегендә формалашкан күчеш чоры икътисады халыкка ярлылык елларын җиңелрәк уздырып җибәрергә ярдәм итте (пауперизацияне йомшартты). Олырак кешеләр әле дә азык-төлеккә чекларны хәтерли. Алар үзенә күрә Татарстанның валютасы иде. Татарстан икътисады нигезен тәшкил иткән барлык эре ширкәтләрне саклап калу хисабына республика ул елларда базар шартларына "йомшак" күчте.

Үзе җитештергән тауарның 2% гына ия булган Татарстан шул елларда икътисади суверенитетка ия булды: үз бюджетын төзи башлады, үзенең икътисади стратегиясен булдырды, тышкы икътисади мөнәсәбәтләрен үстерде, үзенең энергетика тармагына хуҗа булды. Иң мөһиме – Мәскәүгә Татарстан мәнфәгатьләренә федераль дәрәҗәдә кагылган салымнарны гына түләүгә иреште. Бу хакта Татарстан белән Русия арасында бюджетара килешү дә имзаланды. Татарстан өчен тарихи әһәмияткә ия декларация, референдум, Конституция һәм вәкәләтләрне бүлешү килешүләре арасында булган бюджетара килешү – Сабиров командасының мөһим эше нәтиҗәсе иде.

Сабировның җитәкчелектәге соңгы елында Татарстан Русия төбәкләре арасында икъсади үсеш юлына баскан бердәнбер төбәккә әйләнде. КАМАЗда булган зур янгыннан соң республика, ул чакта нефть мичкәсе 15 доллар булуга карамастан, ике елдан аякка басты.

Татарстан чегы
Татарстан чегы

Хөкүмәт җитәкчелегеннән киткәч Сабиров дәүләт шурасында Татарстанны бүгенге "федерализм" моделенә китергән тенденцияләргә каршы көрәштә "Татарстан" партиясен төзеде. Хәләф Низамов, Искәндәр Галимов белән Сабиров та Татарстаннан Мәскәүгә киткән Василий Лихачев һәм Рәфкать Алтынбаевтан читләште. Аларның Казаннан киткәннән соң алып барган эшчәнлеген "Татарстан яклы" дип атап булмый. Сабиров кебек кешеләр Татарстаннан китә алмыйдыр, мөгаен. Татарстан суверенитеты аталары бит андый кешеләр.

Февраль анда шундый кешеләрнең тагын берсе, 1982-1989 елларда Татарстан җитәкчесе булган Гомәр Усманов вафат булды. Ул 16 ел (1966-1982) министрлар шурасы рәисе иде. Усманов Мәскәүдән билгеләнгән соңгы "беренче секретарь" булды. Аннан соң республка җитәкчелегенә килгән Миңтимер Шәймиев инде Казанда пленумда сайланды. Тагын бер елдан ул вазифаның әһәмияте бетте.

Совет чорындагы үзәкләштерелгән сәясәттә эшләгән Усманов һәм Сабиров икесе дә күчеш чорының яңа шартларында үзләре дә үзгәрә алды. Усманов 1987 елда башланган татар теле статусы һәм суверенитет турындагы бәхәсләргә уңай карашта иде. Аның кешеләре Бөтентатар иҗтимагый үзәге дә, аларга каршы булучылар белән дә элемтәдә торды.

Кызганычка, яшь буын боларны инде хәтерләми. Олыраклар да Татарстан үсешен Шәймиев белән генә бәйли. Тарихи хәтер менә шундый кыска. Гаҗәпләнәсе дә юк. Республика тарихын һәм сәяси үсешен укыту юк дәрәҗәсендә булганда, "үзбилгеләнү" җитдигә алынмаганда әле күптән түгел генә башкарылган бу зур эшләр һәм алар белән бәйле кешеләр тиз онытылачак. Киләчәктә Казан краенда яшәрбезме? Әллә Татарстандамы? Бу инде Татарстанның сәяси элитасында яңа суверенитет ясарга сәләтле кешеләрнең булу-булмавына бәйле.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы галим, Казан

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG