Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа "Нур" театрында – премьера


Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Уфа "Нур" татар дәүләт драма театры үз тамашачыларына яңа премьера әзерләде. Зур сәхнәдә танылган драматург, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Наил Гаетбайның "Балконнан төшкән мәхәббәт" исемле әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән спектакль күрсәтелә башлады.

Спектакльдә мәңгелек тема – мәхәббәт, гыйшык мәсьәләләре күтәрелә. Гаиләне хыянәткә юл куймыйча ничек саклап калырга, ничек балалар күңеленә гомерлек яра салмаска? Уфа “Нур” татар драма театрының яңа спектаклендә шушы сорауларга җаваплар әзләнә. Танылган драматург Наил Гаетбайның әсәрләрен “Нур” театры моңа кадәр дә сәхнәгә куйган иде. “Балконнан төшкән мәхәббәт” исемле чираттагы тамаша исеменнән үк дикъкатьне җәлеп итә. Аны сәхнәгә театрның тәҗрибәле режиссеры Илдар Вәлиев куя.

Уфа "Нур" театры бинасы
Уфа "Нур" театры бинасы

“Нур” театрының әдәби бүлек мөдире Гөлнур Усманова әйтүенчә, чираттагы премьерада өлкән һәм урта буын артистлар да, яшьләр дә катнаша. Мәхәббәт темасын замана проблемалары белән бергә чагылдырган бу әсәрне сәхнәләштерү бик мавыктыргыч, ди артистлар. Башкортстанның халык артисты Финә Вәлиева фикеренчә, бу спектакльдә төрле кызыклы борылышлар, көтелмәгән күренешләр дә бихисап, шуңа күрә дә анда уйнау зур канәгатьләнү бирә.

“Һәр әсәрнең дә уңышы – кискен проблемаларны да юмор хисе аша чагылдыруда, дип әйткән бер акыл иясе. Наил Гаетбай пьесасы да шуның белән уңышлы”, ди Финә ханым.

Әлеге тамашада уйнаучы яшь актер Элмир Хәертдинов: “Бу әсәрдә замананың көн үзәгендәге проблемнар тора. Гаилә татулыгын саклау, бер-берсен яратып өйләнешкән парларның хыянәтенә юл куймау, балаларны ятим калдырмау кебек мәсьәләләр бүгенге көндә бик актуаль. Әлеге спектакльне караганнан соң гаиләнең төп кыйммәтләре хакында тагын да тирәнрәк уйлана башлыйсың”, ди.

Илдар Хаҗиев
Илдар Хаҗиев

Тамаша алдыннан театрга берничә ай элек кенә тәгаенләнгән яңа директор Илдар Хаҗиев белән дә әңгәмәләшеп алдык. Аның сүзләренчә, театрның эшчәнлеген тагын да ныграк җанландыру өчен яңа башлангычлар көтелә. “Без киләчәктә гастрольләр санын сизелерлек арттырырга җыенабыз. Аеруча Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә иҗат сәфәрләрен ешайтырга исәп. Шулай ук илнең башка төбәкләренә дә күбрәк йөрербез. Моннан тыш төрле театр фестивальләренә иң яхшы тамашаларыбызны әзерләп, үзебезне киңрәк танытырга исәп тотабыз”, ди Илдар әфәнде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, “Нур” театрына 20 ел дәвамында җитәкчелек иткән Урал Гыйрфатуллин берничә ай элек вазифасыннан алынган иде. Ул театрдан бөтенләй китмәгән. Әлеге көндә яңа директорның киңәшчесе вазифаларын үти икән.

XS
SM
MD
LG