Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда атомга каршы пикет үтте

Казанда атомга каршы пикет үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

Казанда атомга каршы пикет үтте

11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.

Бауман урамында оештырылган бу чара 2011 елның 11 мартында Япониянең Фукусима-1 АЭСында булган авариянең дүрт еллыгына багышланды.

Пикетта "Чернобыль, Фукусима, чираттагысы?", "Татарстанда Чернобыль булмасын", "Тат.АЭС - татар халкының агулы кабере" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Чернобыль авариясен бетерү эшләрендә катнашкан Әзһәр Вәлиуллин бу пикетка Татарстан халкының киләчәктә гарип булып яшәмәве өчен чыгуы турында белдерде.

"Атом станциясе бик зыянлы. Чернобыльдәге фаҗигане алыйк. Анда күпме кеше үлде, күпмесе гарип калды. Япониядә технология алга киткән булса да Фукусима АЭСында нинди зур авария килеп чыкты. Җир астында нәрсә булачагын беребез дә белми. Шуңа күрә Татарстанга атом станциясе кирәкми", дип үз фикерләрен җиткерде ул.

Пикетта "Тат.АЭС - татар халкының агулы кабере" дигән шигар күтәреп чыккан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Татарстанны һәм Башкортостанны агулап бетерергә җыеналар дип әйтте.

"Бу эш - бер диверсия. Татарстанның Кама Аланы шәһәрендә төзергә җыенылган АЭСыннан 60 метр өстәрәк кенә Түбән Кама гидроэлектр урнашкан. Ягъни сусаклагыч. Менә шул сусаклагычка берәр нәрсә булса, бу - ахырзаман дигән сүз. Бу Татарстан гына түгел, Русия дә бетте дигән сүз. Чөнки су астында калган атом станциясен берничек тә сүндереп булмый. Без бу хакта күпме генә әйтеп килсәк тә, моңа карамастан һаман да бу АЭСны төзергә телиләр.

Кама Аланында 2030 елга кадәр АЭС төзү - Русиянең стратегик планына кергән инде. Аның төзелеше шушы елларда башланырга тиеш. Чөнки 2013 елда безнең дивана хакимият бу төзелешкә ризалык бирде", дип белдерде ул.

"Татарстан атомга каршы" оешмасы оештырган пикетка Татар иҗтимагый үзәге һәм "Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстан бүлеге теләктәшлек күрсәтте.

Казанда атомга каршы пикет

Татар АЭСы төзелешен башлатуга каршы пикет
1/10 Татар АЭСы төзелешен башлатуга каршы пикет
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Пикетта азык-төлекне нурландыруга каршы күтәрелгән шигар
2/10 Пикетта азык-төлекне нурландыруга каршы күтәрелгән шигар
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
"Татарстанда Чернобыль булмасын" шигаре
3/10 "Татарстанда Чернобыль булмасын" шигаре
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Tatarstan -- picket against the resumption of construction of nuclear power plants Tatar, Kazan, 11Mar2015
4/10 Tatarstan -- picket against the resumption of construction of nuclear power plants Tatar, Kazan, 11Mar2015
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Пикеттан бер күренеш
5/10 Пикеттан бер күренеш
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
"Татарстан атомга каршы" оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов(с)
6/10 "Татарстан атомга каршы" оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов(с)
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Шигар АЭСларда булган аварияләрне искә төшерә
7/10 Шигар АЭСларда булган аварияләрне искә төшерә
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Атомга каршы пикетта катнашкан ТИҮ вәкилләре
8/10 Атомга каршы пикетта катнашкан ТИҮ вәкилләре
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Пикетка теләктәшлек белдергән "Русия коммунистлары" фиркасе вәкилләре үз байракларын күтәреп чыкты
9/10 Пикетка теләктәшлек белдергән "Русия коммунистлары" фиркасе вәкилләре үз байракларын күтәреп чыкты
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Атомга каршы пикет гадәттәгечә Шаляпин һәйкәле янында үтте
10/10 Атомга каршы пикет гадәттәгечә Шаляпин һәйкәле янында үтте
11 март Казанда Татарстан АЭСы төзелешен башлатуга каршы, Казандагы "Радон" радиоактив калдыклар саклагычын яптыру өчен, авыл-хуҗалыгы продукциясен гамма нурландыру технологиясен куллануга каршы пикет узды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG