Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мөселман журналисты мәктәбе" ачыла


Мөгаллимә Резеда Сафиуллина
Мөгаллимә Резеда Сафиуллина

Казанда Русия ислам университетында 28 март "журналистика" көне үтәчәк. Аны оештыручыларның берсе, һуманитар фәннәр кафедрасы доценты, уку йортында журналистика юнәлешендә белем бирүче мөгаллимә Резеда Сафиуллина сүзләренә караганда, исламга кагылган темаларны яктыртканда журналистлар акылга сыймаслык хаталар ясый. Тәҗрибәле журналистларның бу темаларны яктырту өчен ислам белеме җитми.

Ислам университеты "журналистика" юнәлешендә инде өч ел белем бирә. 28 март көнне бирегә килүчеләрне әлеге бүлекнең уку програмы белән таныштырачаклар. Журналистика стандартларыннан тыш студентлар ислам хокукы, ислам икътисады, гарәп теле, Коръән укырга өйрәнә. Моннан тыш татарларның дини мирасы, татар басма матбугат чаралары тарихы кебек Татарстанга гына хас фәннәр бар.

Март ахырыннан университет каршында "Мөселман журналисты мәктәбе ачыла" дип сөйләде Ислам порталына Резеда Сафиуллина.

Казан епархиясе бу атнада "Православ журналисты мәктәбе" ачылуы турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG