Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның халыкка күренмәве төрле фаразлар тудыра


Путин Смоленски өлкә хастаханәсендә 2011 елның августы
Путин Смоленски өлкә хастаханәсендә 2011 елның августы

Путин Казакъстан һәм Беларус президентлары белән очрашуга бармады, ФСБ утырышында катнашмады, Көньяк Осетия белән килешү имзалауны кичектерде. Президент инде бер атна күренми.

Соңгы тапкыр Русия президенты Владимир Путинны 5 март күргәннәр. Матбугат секретаре Дмитрий Песковның "борчылырга сәбәп юк" дигән белдерүләренә беркем ышанмый. Бу атнада президент катнаша алмавы сәбәпле Русия өчен мөһим булган ике чара кичектерелде. Астанада Евразия таможня берлеге саммиты үтәргә тиеш иде. Казакъстандагы чыганакларга караганда, дәүләт җитәкчеләренең очрашуы "берничә көнгә" кичектерелгән.

11 мартка Көньяк Осетия белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау билгеләнгән иде. Моның өчен Цхинвалдан Мәскәүгә вәкилчелек тә килгән булган. Президент килмәү сәбәпле бу чара кичектерелгән. Әлеге килешү формаль рәвештә 2008 елгы Грузия сугышыннан бирле үз контролендә тоткан Көньяк Осетияне Русиягә кушу чарасы булырга тиеш иде. Кайбер чыганаклар әлеге килешүне Көньяк Осетия парламентында әзерләп бетермәгәннәр дип тә хәбәр итте.

Интернетта "Путин" дип эзләгәнгә беренче җавап
Интернетта "Путин" дип эзләгәнгә беренче җавап

​Интернетта Русия президентының исән булу-булмавын тикшерү өчен махсус сайт та булдырылды. Уены-чыны бергә интернетта инде Путинны җирләү фотолары да чыкты.

Кремль пропагандасын тыңласаң – Путин хәрби очкычлар йөртүче, юлбарысларны кулга ияләштерүче супермен. Чынбарлыкта соңгы елларда президент эшчәнлеген күзәтүчеләр Путин сәламәт кеше түгел дип саный.

Ашказаны асты бизе

Узган елның октябрендә АКШта чыгучы The New York Post яшерен чыганакларга нигезләнеп Путинның ашказаны астында яман шеш дип язып чыкты. Имеш бу мәгълүматны ул чыганакларга Путинны дәвалаган бер Германия табибы әйткән.

Мәскәү моны кире какты. "Көтеп ала алмаслар, телләре корысын. Путинның хәле әйбәт", диде Песков.

Нарцистик рухи бозыклык

2014 елның апрелендә АКШ президенты Картерның элекке дәүләт иминлеге киңәшчесе Збигнев Бжезинский The National Interest американ журналына Путинда Адольф Һитлер һәм Бенито Муссолинида булган кебек нарцистик рухи бозыклык һәм мания синдромы бар дип белдерде. Шуны ук The Atlantic журналы язып чыкты.

Нарцистик рухи бозыклык – кешенең бөтен көч, престиж һәм абруйга үзе генә ия булу турында уйлап үзенең зиһене һәм башкаларга зыян салуы. Медицинага 1968 елдан бирле таныш диагноз.

Умыртка сөягендә яман шеш

2014 елның гыйнварында The Week журналы "Путин авыру" дип язып аның "умыртка сөягендә яман шеш" булырга мөмкин дип язды. Моны алар "тәҗрибәле белгечләрдән" белгән. Элекке олигарх Михаил Ходорковскийны көтмәгәндә иреккә чыгарып "Путин гөнаһларыннан арына" дигән фараз булды. Путинга "дошман дип санаган кешеләргә яхшылык эшләү" хас әйбер түгел, дип язды журнал.

Ялгызлык

2013 елның сентябрендә Путин мәктәпкә баркач тактада песи рәсемен ясады. Песи арты белән утырган иде. "Дождь" каналына бер психолог рәсем Путинның "кешеләр белән контактка керергә теләмәгәнен" күрсәтә диде. "Путин ябык, ялгыз, үз хисләрен бик аңламаган кеше", диде табиб эфирда.

Арка авыртулары

2012 елның ноябрендә Путин аркасы авыртуы сәбәпле чит илләргә берничә сәфәрен кичектерде. Песков "имеш-мимешләр арттырылган", авырту җитди түгел, дип белдерде. Беларус президенты Александр Лукашенко Reuters агентлыгына Русия президентының дзюдо вакытында аркасын авырттырганын әйтте.

Ботокс галәмәтләре

2010 елның октябрендә Путин Украинада матбугат очрашуына чыкканда президентның бер күз асты күгәргән иде. Журналист Андрей Колесников Путин тагын дзюдо вакытында имгәнгән дип белдерсә дә, украин журналистлары Русия президенты яшь һәм сәламәт күренер өчен битенә ботокс уколлары кадаткандыр диде.

XS
SM
MD
LG