Акмәчеттә "Журналист тикшеренүләре үзәге" корреспонденты Наталья Кокорина тоткарланган.
Җомга иртә белән ФСБ хезмәткәрләре аның фатирында тентү үткәргән. "Журналист тикшеренүләре үзәге" мәгълүматларына күрә, адвокат Җәмил Темишевны, канун нигезендә хокукы булса да, фатирга кертмәгәннәр.
Тоткарланганга кадәр Кокорина хезмәттәшләренә иртәнге сигезләр тирәсендә бер ир-атның әти-әнисе яшәгән фатирга килүен үтенгәнлеген әйткән. Әлеге ир-ат үзен Киев районы полиция хезмәткәре дип белдергән, телефоннан әтиләренең өйләренең ишеге ачык дип әйткән. Кокорина әтиләренә шалтыратып караган, әмма телефоннары сүндерелгән булган. Шуннан соң ул әтиләренә китә һәм Кокорина белән элемтә өзелә.
13 мартта ФСБ хезмәткәрләре Кырымдагы тагын бер журналист Анна Андриевская өендә тентү үткәрде. Андриевская Кырым аннексияләнгәч Киевта яши. Аның әтисенә Андриевскаяга карата, "Кырым" батальоны волонтерлары турында язмасы өчен, янәсе, Кырым хакимиятен бәреп төшерергә чакыра дип, җинаять эше ачылу турында Акмәчет мәхкәмәсе карарын күрсәткәннәр.