Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әзһәр Шакиров 75 яшен билгеләде


Әзһәр Шакиров 75 яшен билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:49 0:00

Әзһәр Шакиров 75 яшен билгеләде

Татарстан һәм Русиянең халык артисты Әзһәр Шакиров 13 мартта Камал театрында 75 яшьлек юбилеен билгеләде. Шыгрым тулы залда үткән чарада ул, егерме ел буена мәйданнарда татар милләте һәм Татарстанның азатлыгы өчен көрәштем, дип чыгыш ясады.

Камал театры артисты Әзһәр Шакировны юбилей иртәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Президент Казан Кирмәнендә үткән чарада Әзһәр Шакировка "Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден тапшырды һәм "Форд" машинасы бүләк итте.

Камал театрында үткән чараны исә Әзһәр Шакиров әнисен күмергә кайтканны тасвирлаган хикәяне укып, үзе ачып җибәрде. Һәркемне үз әнисен уйларга этәргән бу дулкынландыргыч хикәядән соң халык юбилярны алкышларга күмде.

Аннан соң сүзне Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев алды. Ул бераз сөйләгәннән соң пауза ясап, Әзһәр Шакировның паузага нинди әһәмият бирүен аңлатып үтте.

"Әзһәр Шакиров башта рольнең мәгънәсен аңларга тиешлеген әйтә. Ул үзенә тамашачыны аңлар өчен пауза кирәклеген әйтә. Хактан да, шушы пауза вакытында гына сәхнәдә уйнаучы артист белән тамашачының диалогы килеп чыга.

Без кайда гына эшләсәк тә, үз тарихыбызны, гореф-гадәтләрне белергә тиешбез. Әзһәр абый миңа әйтүенчә, әгәр ул кеше белән сөйләшкәндә каршысындагы кеше үз ана телен белми икән, миңа аның белән аралашу авырырак, чөнки ул кеше тормышның мәгънәсен милләт өчен аңлап бетерми, дип әйткән иде. Бу бит бик дөрес сүзләр", дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Юбилей кичәсе күбрәк төрле чыгышларга таянса да, бу чыгышлар арасында төрле җыр-биюләргә дә урын бирелде.

Азнакай районы "Чатыртау" исемендәге якташлар җәмгыяте рәисе Хәлисә Исмәгыйлева, Әзһәр Шакировның Азнакай районының гына түгел, ә татар милләтенең һәм татар дөньясының да горурлыгы булуы турында әйтте.

"Коеп куйган артистны язмыш ничек кенә эзәрлекләсә дә ул татар милләте өчен алыштыргысыз шәхес, алыштыргысыз артист булып калды һәм калачак. Ул какшамас рухлы бөек кеше", дип тәмамлады ул үз сүзләрен.

Татарстан парламентының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин үз чыгышын театрның бу сәхнәдә генә бармавын, ә хәзерге тормышның да бер спектакльдән гыйбәрәт булуын әйтеп башлады.

"Без телибезме, теләмибезме, үзебезгә дә белгертмичә безне бу театрда уйнаталар. Анда комедия дә, драма да, кызганыч трагедия дә бар. Кайвакыт безнең күзләр томалана, колакларыбыз тона, йөрәкләребез сүрелә башлый. Без шушы уйнашлы дөньяда спектакльдә яшәгәнебезне кайчак онытып та җибәрәбез. Ә менә шул дөньяның чынбарлыгын күрсәтүче, безнең искә төшереп торучы сәләтле артистларыбыз бар.

Әзһәрнең профессиясе артист булса да син безгә уйнашлы дөньяның көзгесе, безгә шуны күрсәтүче дә әле", диде ул Әзһәр Шакировка борылып. Фәндәс Сафиуллинны тын да алмый тыңлаган залдагы халык аны көчле алкышларга күмде.

Чара ахырында сүз юбилярның үзенә бирелде. Ул, гомере буена үз миләтенә хезмәт итергә тырышуын әйтте.

Әзһәр Шакиров Хәтер көнендә. 2010 ел
Әзһәр Шакиров Хәтер көнендә. 2010 ел

"Мин гомерем буе үз милләтемне хөрмәт иттем, зурладым. Урамнарда, мәйданнарда 20 ел буена "азатлык, азатлык" дип кычкырып йөрдем. Әлбәттә, минем хыялларымның барысы да тормышка ашмады. Ләкин кайбер теләкләрем кабул булды. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә мин бик рәхмәтле", дип белдерде ул.

Халык аның бу сүзләреннән соң дәррәү аякка басып алкышлар белән аңа теләктәшлек күрсәтте, күпләр сәхнәгә чыгып Әзһәр Шакировны чәчәкләргә күмде.

Кичә, Сәйдәш маршы белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG