Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда ATRның ябылу куркынычы каралды


ATRда Ана теле көненә багышланган телемарафон бара. 21 февраль 2015
ATRда Ана теле көненә багышланган телемарафон бара. 21 февраль 2015

Женевада БМОның Кеше хокуклары комитетында аннексияләнгән Кырымда сүз иреге һәм кырымтатарларның бердән-бер ATR телеканалы тирәсендә туган вазгыять турында сөйләштеләр. 16 март көнне булган сөйләшү турында Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Фейсбукта хәбәр итте.

"Кырымда кеше хокукларының торышы тикшерелде. Басып алынган Кырымда сүз ирегенең хәле турында, ATR телеканалын теркәргә теләмәүләре һәм 2015 елның 1 апрелендә ябылу янавы турында аерым сүз булды", дип белдерде Чубаров.

Кырымдагы мәгълүмат чараларына Русия кануннары белән яңадан теркәлү вакыты тәмамланганда ATR документларының дүртенче тапкыр кире кайтарылуы турында каналның мәгълүмати сәясәте башлыгы Лилия Буджурова хәбәр иткән иде.

Ноябрь аенда Русия думасы Кырымдагы мәгълүмат чаралары өчен күчеш чорын 2015 елның 1 апреленә кадәр озайтты. Кырым дәүләт советының мәгълүмат сәясәте һәм элемтә комитеты җитәкчесе Сергей Шувайников 10 февральдә 167 мәгълүмат чарасының теркәлү узуын белдергән иде. Аның сүзләренчә, тагын 40 гариза карала. Бүгенгә алар арасыннан күпмесенең теркәлү узуы турында мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG