Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" эшендә Госстройнадзор хезмәткәре сак астына алынды


"Адмирал" хәрабәләрен аралау эшләре. 14 март 2015
"Адмирал" хәрабәләрен аралау эшләре. 14 март 2015

Казанның Советский районы мәхкәмәсе "Адмирал"да булган янгын сәбәпләрен тикшерү эшендә Госстройнадзор хезмәткәре Галия Исаеваны 15 майга кадәр сак астында калдыру карары чыгарды.

Исаевага ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән фаҗигадә үз эшенә җаваплы карамауда гаепле булырга мөмкин дип белдерелә.

Исаева гаепләүне кире кага. Мәхкәмәдә ул Госстройнадзорның чираттагы тикшерүгә барырга җыенуын, әмма прокуратураның рөхсәт бирмәвен белдерде.

Элек мәхкәмә 11 майга кадәр бинаны арендага алып торучы "Заря" ширкәте җитәкчесе Гусейн Гахрамановны, аның урынбасары Николай Каекинны, 14 майга кадәр "АС Менеджмент" директоры Роберт Хәйруллинны сак астында калдыру карары чыгарган иде.

11 мартта "Адмирал"да янгын булды, бүгенгә 17 кешенең һәлак булуы расланган.

XS
SM
MD
LG