Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтенрусия татар авыл эшмәкәрләре җыены башлана


Казанда 20-22 мартта татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Ул дүртенче тапкыр оештырыла. Анда 30дан артык төбәктән, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Бүген узган матбугат очрашуында чараны оештыручы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бүгенге кырыс тормыш шартлары, дөньяда барган икътисади вәзгыять татар авыллары өчен зур сынау булып тора, ләкин туган җирендә үз хуҗалыгын булдырып, үз эшен ачып җибәргән милләттәшләребез авыл язмышы, авыл киләчәге өчен матди һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырышуын әйтте.

“Семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салым кануннары системасындагы үзгәрешләр, федераль һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирү каралган, шулай ук җир эшкәртү, яңа сорт орлыклар һәм аларны саклау, үсемлекләрне корткычлардан саклап калу өчен дарулар, ашламалар турында да кирәкле киңәшләр биреләчәк”, диде ул.

Эшмәкәрләр бу җыенның кәсеп эшләренә файдасы юк, миллилекне саклау чарасы гына дип бәяли.

XS
SM
MD
LG