Accessibility links

Кайнар хәбәр

Автор-башкаручы Гүзәлия Казанга килеп дусларын җыйды

Мәскәүдә яшәүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда дусларын җыйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Уфа, Мәскәү, Казандагы дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.

20 мартта – бөтендөнья бәхет көнен билгеләгәндә, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы, продюсер, композитор Гүзәлия иҗатташ дуслары белән 800ләп тамашчы өчен Казанның Уникс залында зур концерт куйды. Тамашаның төп оештыручысы – Рәшит Ваһапов фонды иде.

Гүзәлияне Казан тамашачысы бик җылы кабул итте. Кайбер кешеләр бу тамашага билетны берәр ай алдан алып куйган булган. “Көндез кафеда эшләп, эштән соң тизрәк монда йөгердем, реклам чыгуга билет алып куйдым”, диде Энҗе исемле тамашачы. Гүзәлия иҗат иткән җырлар радио-телевидение аша билгеле татар-башкорт җырчылары тарафыннан яңгырап үз тыңлаучыларын тапкан. Әлеге концерт моңа дәлил иде.

“Казан, Мәскәү, Уфа, Чабаксар, Самара һәм башка шәһәрләрдәге иҗат кешеләрен, аеруча яшь шагыйрьләрне, җырчыларны, композиторларны туплап, аларны дөньяга танытучы, сәхнәгә чыгаручы кеше дә әле ул Гүзәлия. Шуңа күрә мин аңа автор-башкаручы, композитор гына түгел, татар мәдәниятенең яңа модалы форматларын формалаштыручы кеше буларак карыйм”, ди концертны тамаша кылучы билгеле шоумэн, татар мәҗлесләрен алып баручы Гамил Нур.

Гадәттә Башкортстан белән Татарстан артистлары арасында хатын-кыз тамашачыларның игътибарын Салават Фәтхетдинов яки Айдар Галимов алса, бу юлы концертта Уфадан килгән яшь җырчы Радик Юльякшинны кызлар күтәреп йөрттеләр диярлек, аннан соң чыккан Айдар әфәнде дә яңа буынга көнләшеп куйды кебек.

“Казанда башкорт малаен бик җылы кабул иттеләр. Хәтта ки бик тә җылы дип әйтер идем”, диде Радик Юлъякшин.

"Гүзәлия дусларын җыя" тамашасы

Гүзәлия
1/17 Гүзәлия
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Илназ Баһ
2/17 Илназ Баһ
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Тамашачы
3/17 Тамашачы

“Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
4/17 “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
“Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
5/17 “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Лилия Хәйруллина
6/17 Лилия Хәйруллина
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Илшат Вәлиев
7/17 Илшат Вәлиев
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Иркә
8/17 Иркә
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
“Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
9/17 “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Гөлсирин Абдуллина
10/17 Гөлсирин Абдуллина
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
"Казан егетләре"
11/17 "Казан егетләре"
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Радик Юльякшин
12/17 Радик Юльякшин
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Булат Нигъмәтуллин
13/17 Булат Нигъмәтуллин
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Айдар Галимов
14/17 Айдар Галимов
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Җырчылар
15/17 Җырчылар
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
“Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
16/17 “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасы
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
“Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында катнашкан җырчылар
17/17 “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында катнашкан җырчылар
Русия башкаласында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гүзәлия Казанда иҗатташ дуслары белән концерт куйды. 20 мартта “Гүзәлия дусларын җыя” тамашасында Казан, Уфа, Мәскәүдәге дистәләгән татар җырчылары чыгыш ясады.
Previous slide
Next slide

Концертның максатын Гүзәлия иҗатны, иҗатташ дусларны бер сәхнәгә җыеп, җырларның авторын Казанлыларга да күрсәтәсе килү, тормышын иҗатка багышлауны күрсәтергә теләве белән аңлатты. Бөтендөнья бәхет көнендә үз мисалында бәхет төшенчәсен аңлатырга тырышты.

“Мин инде концертта да әйтеп үттем, бәхет ул - минем өчен янымда дусларым, туганнарым булу. Менә, Аллага шөкер, үз тамашачым, илһам бар. Шуңа да шатланып яшим. Кемдер бәхетне, гаиләдә, балада, ризыкта таба, кемдер байлыкта. Әле миңа әни булу бәхете тәтемәде, шуңа күрә сәхнә белән, җыр белән, моң белән яшим!”, ди Гүзәлия.

Аның иҗатына багышланган концертта Айдар Галимов, Иркә, Айрат Сафин, Сөмбел Билалова, Радик Юльякшин, Алсу Әбелханова, Илназ Баһ, Булат Нигъмәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Лилия Хәйруллина, Лия Шәмсина, “Казан егетләре”, Флера Шәрипова, Илшат Вәлиев һәм башка җырчылар чыгыш ясады. Тамашаны Фәрхәд һәм Фәрхәт алып барды.

This item is part of
XS
SM
MD
LG