Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мариус Максютовның басылмый калган шигырьләре "Якты эз" булып тарала


Уфада танылган журналист һәм шагыйрь Мариус Максютовның "Якты эз" исемле китабының исем туе булып узды. 15 ел элек арабыздан киткән милләттәшебезнең хәтер чарасын балалары оештырды.

"Якты эз" китабының тышлыгы
"Якты эз" китабының тышлыгы

Исән чагында күпләр Мариус Максютовны нәкъ менә көндәлек матбугаттагы талантлы каләм әһеле буларак кына белсә, бик сәләтле шагыйрь дә булуы тар даирәгә генә мәгълүм.

Уфада "Якты эз" исемле бик саллы шигырьләр җыентыгының исем туена килүчеләр талантлы милләттәшебезне башка яктан да ачты. Шагыйрьнең әлеге өченче китабы уллары Азат белән Алмаз һәм кызы Гүзәл тырышлыгы белән дөнья күрә.

Мариус Максютов үзен журналистикага багышлый һәм озак еллар "Кызыл таң" газетының Стәрлетамак төбәгендәге үз хәбәрчесе булып эшли. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза, кечкенә булса да ике китабын да нәшер итә.

Исән чагында ташка басылмый калган бихисап әсәрләре Мариус әфәнденең шәхси архивында сакланган. Менә шулар "Якты эз" китабында яңа гына табадан төште.

Кичә матбугат очрашуы белән башланып китте. Китапны нәшриятка әзерләгән профессор Рәиф Әмиров әлеге эшнең ничек баруы хакында тәфсилле мәгълүмат бирде.

Алмаз Максютов
Алмаз Максютов

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов җыентыкны югары бәяләп Мариус әфәнде хакында җылы истәлекләре белән дә уртаклашты. "Ленинчы" газетында эшләгән вакытта Марат ага яшь иҗатчының шигырьләрен беренче булып дөньяга чыгарган икән. Улы Алмаз үз чыгышында киләчәктә әтисенең публицистик язмаларыннан торган җыентыкны, шулай ук аның турында хатирәләр китабын да нәшриятка әзерләячәкләрен вәгъдәләде. Кичә барышында Максютовның тормыш юлы һәм иҗаты хакында видеофильм да күрсәтелде.

Мариус Максютов тумышы белән Стәрлебаш районы Карагыш авылыннан. Шуңа күрә әлеге матур бәйрәм кичәсенә якташлары да килгән. Район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров үзенең ялкынлы чыгышында талантлы якташлары белән чиксез горурлануларын сөйләде. Стәрлетамак шәһәрен озак еллар җитәкләгән Спартак Әхмәтов танылган журналист белән хезмәттәшлек елларын искә төшереп, аның төпле белемле һәм кыю каләм иясе булганлыгын ассызыклады.

Тамашачылар
Тамашачылар

Кичәне күренекле җырчыларыбызның җыр-моңнары да бизәде. Казаннан килгән якташыбыз Хәния Фәрхи, Идрис Газиев, Дамирә Сәитова һәм башкалар Мариус Максютов шигырьләренә язылган җырларны да, халкыбызның моңлы җәүһәрләрен дә башкарып күңелләрне хушландырды. Кичәдә катнашучыларга "Якты эз" китабы, аның җырлары җыентыгы һәм башка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Максютовлар гаиләсендә балаларга күркәм тәрбия бирелгән. Сер түгел, күп кенә күренекле шәхесләребезнең балалары аларның вафатыннан соң, әти-әниләре хәзинәсендәге рухи мирасның кадер-кыйммәтен аңламыйча, чүплек башына чыгарып ташлый. Шул рәвешле әллә никадәр гүзәл ядкарьләребез исраф ителә, киләчәк буыннар белми кала. Максютовларның дәвамчылары исә күпләргә якты һәм гыйбрәтле үрнәк күрсәтә.

XS
SM
MD
LG