Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хатын-кызда нинди кыйммәтләр булса, җәмгыять шундый булачак"


Мөселман кызлары өчен "Язгы аулак өй" чарасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:57 0:00

Мөселман кызлары өчен "Язгы аулак өй" чарасы

21 мартта Казанда Ислам мәдәнияте музеенда мөселманча кызлар кичәсе үтте. Чарада Петербурда эшләүче HAYAT дизайн ширкәте язгы коллекцияcен күрсәтте.

Чара барышында Русиядә беренчеләрдән булып, инде тугыз ел элек мөселман хатын-кызлар өчен кием булдырган HAYAT дизайн ширкәте коллекциясе тәкъдим ителде. Ширкәтнең төп дизайн-студиясе Петербур шәһәрендә урнашкан, анда кибетләре дә бар.

HAYAT ширкәтенең җитәкчесе Гөлнара Нуруллина үз чыгышында билгеләп үткәнчә, озын, бөтен тәнне каплаучы кием мөселманнарда гына түгел, ә дөньяның бик күп халыкларында булган. Мисал өчен, ул Япония, Европа һәм башка халыкларның XX гасырга кадәр булган киемнәре хакында сөйләп узды. Мондый кием күп халыклар өчен уртак традиция рәвешендә, хатын-кызның чисталыгын, намусын саклау максатыннан булган, дип билгеләде ул.

"Озын кием элек-электән, әйтик, XX гасырга кадәр, бик күп халыкларда булган. Аннан соң киемнәрне кыскарта башлаганнар. Дөньяның бик күп халыкларында гомум традиция бар: хатын-кызның чисталыгын, намусын саклау. Хатын-кызда нинди кыйммәтләр булса, җәмгыять тә киләчәктә шундый була. Шуңа күрә, мөмкин кадәр күбрәк хатын-кыз тышкы кыяфәтнең бик мөһим һәм йогынты ясаучы булуын кабул итсә иде", дип сөйләде ул.

Гөлнара ханым әйтеп узганча, бүгенге көндә бөтен тәнне каплаучы киемгә, озын күлмәкләргә ихтыяҗ бар, ширкәт киемнәрен дә “мөселман киеме буларак кына түгел, ә озын күлмәк, бөтен тәнне каплаучы кием сайлаучылар өчен дизайнер киемнәре буларак тәкъдим итәбез, диде ул.

"Дөнья тенденцияләре, дөнья дизайнерлары да озын, матур күлмәкләрне читләтеп узмый. Барлык коллекцияләрдә хатын-кызның нәфис, элегант булуын күрсәтүче киемнәрне очратырга була", дип сөйләде ул.

"Заманча милли коллекция булдырырга телим"

Гөлнара Нуруллина әйтеп узганча, яңадан-яңа коллекцияләрне булдыру өчен илһамны ул табигатьтән, төрле илләрдәге мәдәниятләрне күзәтүдән ала. Киләчәктә исә заманча татар милли коллекциясен булдырырга ниятли, хәзер татар милли костюмнарын, тарихны өйрәнәм, дип сөйләде ул.

“Мин илһамны тирә-ягымнан, табигатьтән алам. Шулай ук, төрле шәһәрләр, илләр буенча сәяхәт иткәндә мәдәниятләрне күзәтергә яратам.

Киләчәктә мин миллилекне чагылдырган аерым коллекция булдырырга телим. Хәзер тарихны, милли костюмнарны өйрәнәм. Ягъни милли киемгә заманча караш булачак”, дип сөйләде Гөлнара Нуруллина.

XS
SM
MD
LG