Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре туристларны ипподромга җәлеп итмәкче


"Казан" ипподромына сәяхәт
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

"Казан" ипподромына сәяхәт

25 мартта Татарстанның туризм комитеты журналистлар өчен Казан ипподромына экскурция оештырды. Максатлары – зур чараларда, ат чабышларында гына түгел, гадәти көнне дә комплекска туристлар җәлеп итү. Ипподром җитәкчелеге исә көндәлеккә түгел, Су спорты чемпионатына күбрәк өметләр баглый.

Журналистлар белән бергә “Казан” ипподромына килгән Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов белдергәнчә, мондый объектның Казанда булуы зур бәхет. Чөнки халыкара ат спорты комплекслары Русиядә бөтенләй юк диярлек икән. Туризм комитеты “Казан” ипподромына Универсиада, ат чабышлары кебек зур чараларда гына түгел, гадәти көнне дә туристларның күпләп килүен, казанлыларның, кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнүен тели. Комплексның төп үзенчәлеге ул – чабыш атлары. Алар элегрәк президентлар, түрәләр, VIP кунаклар өчен генә кулланылса, бүген атлар казанлыларга, туристларга да хезмәт итә башлаган.

“Ипподромда Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевкә Ярославль өлкәсе губернаторы тарафыннан бүләк ителгән соры тройка бар иде. Ул, Парижның Венсенс ипподромында чыгыш ясап, икенче урынга лаек булган. Безгә бүләк ителгәч, тройка булып бераз чыгыш ясый бу атлар, әмма тиздән таратылалар. Ә хәзер әлеге атларның теләсә кайсын прокатка алып, президент атында йөреп, аның белән фотосурәткә төшәргә була”, ди килгән кунакларга “Казан” ипподромының прокатка бирү бүлеге идарәчесе Александр Абросимов.

Монда килгән кунаклар, туристлар өчен күңел ачу чараларыннан – җигелгән ат, карета, чанада шууны (кыш көне) әйтергә була. Элек җайдаклап ат спорты мәктәбе укучылары гына йөрсә, быел һәр кеше килеп атта йөри ала, ди ипподром вәкилләре.

"Казан" халыкара ат спорты комплексы Европа һәм Русиядә иң эре үзәкләрнең берсе. Заманча инфраструктуралы бу объект ат спорты ярышларыннан тыш, башка чаралар үткәрүгә дә бик уңайлы җиһазландырылган. Үз эшчәнлегебезне билгеле бер максат-бурычлар билгеләүдән башладык һәм шул юнәлештә эшлибез. Халыкара масштабтагы спорт бәйгеләре еш үтми, шул сәбәпле башка өлкәләргә игътибар юнәлтәбез. Туристларның зур агымы җәйге Универсиадада күзәтелде, Су спорты төрләре буенча чемпионат та шундый булыр дип уйлыйбыз. Аннан тыш, ипподромның үсеше эчке эшчәнлек белән дә бәйле. Мисал өчен, балалар көне форматын ачып җибәрдек: атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һәр ата-ана баласын профессиональ аниматорлар белән 2-3 сәгатькә калдыра ала. Атларны вакытлыча йөрүгә тапшыру да билгеле бер система буенча алып барыла. Бу хезмәттән һәр кеше файдалана ала. Шулай ук иппотерапия ысуллары белән физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле социаль чаралар уздырабыз. Аларның шатлыкларын, хис-кичерешләрен сүз белән генә аңлатып булмый. Билгеләнгән әлеге юнәлешләрдә эшләү җәйге Универсиадага атап төзелгән объектларны көнкүреш тормышыбызга кертеп җибәрергә мөмкинлек бирә. Шуны әйтергә кирәк, "Казан - ат спорты ярышлары объекты гына түгел, гаилә күңел ачу үзәге дә ул”, диде ипподром җитәкчесе урынбасары Ренат Сәйфуллин.

Ипподромда кешеләрне атта йөртү алып барылса да, атта йөрүчене иминиятләштерү мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Бу мәсьәлә күбрәк ата-аналарны борчый икән. Комплекстагы тагын бер проблем – ул да булса ипподромның кайбер бәйрәм көннәрендә эшләмәве. Туристлар ял көн дип килеп кире борылып китүләре бар. Туризм комитеты бу кыенлыкларны белә, ат спорты комплексы проблемнарны хәл итәрбез дип ышандырса да, төп игътибарлары көндәлек туристларга түгел, Су спорты чемпионатына киләчәк кунакларга юнәлгәнгә охшап тора.

XS
SM
MD
LG