Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл төзелешенә 300 млрд сум кертергә тели


Кытай Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл төзелешенә 300 миллиард сум инвестиция кертергә теләвен белдерде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, Пекин 250 миллиард сумны төзелешкә Кытай банклары кредиты буларак, 50 миллиард сумны әлеге проектны башкарачак ширкәтнең нигез капиталы буларак бирергә тели.

Бу турыда Хайнань утравында узган сөйләшүләрдә катнашкан Русия тимер юллары ширкәте беренче вице-президенты Александр Мишарин кытайларның уртак ширкәт төзергә тәкъдим иткәнен журналистлара белдерсә дә, акча мәсьәләләре турында мәгълүматларны әйтергә теләмәде.

Узган елның көзендә Русия белән Кытай Пекин-Мәскәү тиз йөрешле поезд юлы төзү турында меморандум имзалаган иде. 770 чакрым озынлыктагы Казан-Мәскәү юлы шуның бер өлеше булырга тиеш. Казаннан соң юлны йә Казакъстан, йә Алтай аша сузарга мөмкиннәр.

XS
SM
MD
LG