Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милли көрәш ярышлары узды


Тренер Николай Медведев хөкемдарлык итә
Тренер Николай Медведев хөкемдарлык итә

28 мартта Ижауның "Металлист" спорт залында милли көрәш буенча ярышлар узды. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды. Келәмдә төрле үлчәмдә 70 егет көч сынашты.

Сабантуй мәйданнарына татар көрәшен – сөлге белән бил алышуны күзәтергә халык махсус килә. Соңгы елларда милли көрәшкә спорт секцияләрендә дә игътибар артты. Аеруча Татарстан һәм Башкортстанда моңа зур әһәмият бирелә. Көрәш буенча ярышлар да оештырыла.

Удмуртиядә дә берничә ел элек милли көрәш федерациясе оештырылган иде. Әмма аның эшчәнлеге соңгы елларда сүлпәнләнде. Дөрес, татар гимназиясендә милли көрәш секциясе эшли, спорт залларында ирекле көрәш тренерлары татар егетләренә милли көрәш алымнарын өйрәтә. Шундыйлардан - Михаил Землянов, Николай Медведев, Ринат һәм Шамил Закировлар.

Ярышлар узган спорт бинасы
Ярышлар узган спорт бинасы

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе республикада милли көрәшне җәелдерүгә игътибарны арттыру максатын куя. “Егетләр Сабантуй мәйданында гына көч сынаша. Әйтергә кирәк, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә бер үк көрәшчеләр йөри. Яшьләр арасында милли көрәш белән кызыксынучылар, аның нечкәлекләрен белүчеләр кимеде. Быел милли сәясәт министрлыгы белән махсус проект язып, грантка ия булдык. Сабантуеның йөзек кашы булып торган сөлге белән бил алышуны пропагандалауны күздә тотып оештырдык бу ярышны”, диде Рәмзия Габбасова.

Көрәштә катнашучылар
Көрәштә катнашучылар

Автономиянең милли көрәш буенча белгечләре юк. Шуңа да бу чараны “Граница” спорт мәктәбе белән бергә оештырдылар. Быелгы ярышларда йөздән артык малай-егетләр катнашырга теләк белдергән. “Кайбер спортчылар татар көрәшенең үзенчәлекләрен аңлап бетермәгән күрәсең. Ярышлар алдыннан сөлге белән бил алышу алымнарын күргәч, катнашмаска ниятләүчеләр дә булды. Шулай итеп, беренчелектә Ижау шәһәреннән һәм республика районнарыннан 70 егет катнашты”, диде Рәмзия Габбасова.

Турнига килгән егетләр арасында татарлардан тыш башка милләт вәкилләре дә күп иде. Нәргиз Галләмов: “Мин татар егете, көрәшә белергә тиеш, бу спорт төрен бик яратам”, диде. Нәргиз февраль аенда Әлмәттә узган ярышларда катнашкан, анда өченче урын алган. Хәзер ул үз үлчәмендә җиңүчеләр исемлегендә.

Көрәшчеләр
Көрәшчеләр

Ирекле көрәш секциясе тренеры, спорт мастеры Николай Медведев сүзләренчә, республикада талантлы спортчылар бар. Шушындый турнирлар көчле көрәшчеләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә. Ул егетләрне башка регионнарда узган ярышларга алып чыгарга, үстерергә генә кирәк дигән фикердә.

2000-2002 елда туган егетләр арасында үз үлчәмендә беренче урын алучылар – Җәмил Бакиров, Евгений Липин, Данил Белов, Шөһрәт Рәсүлев, Данил Шитов, Әмир Миралиев, Сәлих Галиев, Азат Ибраһимов, Артур Галиев.

1996-2000 елда туган көрәшчеләр арасында үз үлчәмендә җиңүчеләр – Денис Аняшев, Павел Соколов, Аршен Гухисян, Надыр Алескеров, Нәдҗав Талыбов, Нәргиз Галлямов, Александр Акманов, Руслан Зинатуллин, Равил Зиатдинов.

Милли-мәдәни автономия милли көрәш бәйгеләрен ел саен уздыруны максат итеп куя.

XS
SM
MD
LG