Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә Татарстан мәдәнияте көннәре уза


Юныс Бәк Евкуров Татарстанга сәфәрендә "Ярдәм" мәчетендә имам Илдар Баязитов белән очрашкан иде
Юныс Бәк Евкуров Татарстанга сәфәрендә "Ярдәм" мәчетендә имам Илдар Баязитов белән очрашкан иде

1-3 апрельдә Ингушетия башкаласы Назраньда Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Бу чара Төньяк Кавказ республикасында яшәүчеләргә татар халкының мәдәнияте, аның кабатланмас гореф-гадәтләре һәм традицияләре, тарихи, мәдәни, сәнгати мирасы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Ингушетия башкаласы урамнарның берсе Татарстанның элекке президенты, Татарстан президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеме белән аталган. Урамны рәсми рәвештә ачу тантанасы да Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында 2 апрельдә үтәчәк.

Назрань урамнарының берсенә күренекле татар дәүләт эшлеклесе исемен бирү тәкъдиме иң элек шәһәр башлыгы булган Алихан Тумгоев авызыннан яңгыраса, алга таба республика җитәкчесе Юныс-Бәк Евкуров моны хуплады.

Татарстан көне уңаеннан Назраньның мәдәният сараенда Татарстан сәнгать осталарының концерты узачак. Концертта Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Ворожея” урыс фольклор ансамбле, күренекле баянчы Ринат Вәлиев, җырчы Ригина Вәлиева һәм башкалар катнаша.

Ингушетия халкы шулай ук безнең республикада эшләнгән фильмнар белән дә таныша алачак. Моннан кала, Татарстан осталарының декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе күргәзмә-ярминкәсе, Татарстан һәм Ингушетиянең мәдәният һәм фән хезмәткәрләре очрашуы, мәдәни мирасны саклауга багышланган "Түгәрәк өстәл" уздыру да каралган.

XS
SM
MD
LG