Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATRны яклап видео төшерергә теләгән студентлар мәхкәмәгә тартыла


ATRны яклаган студентлар хөкем ителә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

ATRны яклаган студентлар хөкем ителә

Студентларны кырымтатар телевидениесен яклап видео төшерергә теләгән өчен полиция бүлегендә өч сәгатьтән артык тотканнар

1 апрель иртән Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсендә ATR кырымтатар телеканалын яклап видеоролик төшерергә теләгән җиде студентка карата мәхкәмә утырышы башланды.

Студентларны 30 март көнне Акмәчетнең Воронцовски паркында тоткарлаганнар.

"Безне ATR кырымтатар телеканалын яклап видеоролик төшергән өчен мәхкәмәгә чакырдылар. Студентлар Акмәчеттә паркта җыелып роликны төшерә башлагач чаттан бер төркем полиция вәкилләре килеп чыкты. Яшьләр башта читкә китте, әмма аннары үз фикерләре өчен ахыргача тору кирәк дип санап кире борылды. Аларны полиция тоткарлады һәм өч сәгатьтән артык үз бүлегендә тотты", дип сөйләде Кырым инженер педагогик университеты студенты Эльвина.

Ул шулай ук үзләренә хокуклары аңлатылмавы һәм психологик басым ясаулуын әйтте. Һәм бу хәлне "кеше хокукларын мыскыл итү" дип атады.

Студентларга "рөхсәт ителмәгән митинг уздыруда" гаепләү белдерелә.

Адвокат Җәмил Тамишев эш белән тулырак танышу өчен мәхкәмә утырышын күчерүне сораган, әмма мәхкәмә моңа каршы килгән. Аның сүзләренчә, барлык җиде студентны да аерым-аерым мәхкәмәгә тартачаклар.

1 апрельдән ATR телеканалы тапшырулары туктатылды. Март азагына кадәр ул массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлә алмады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG