Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каюм Насыйри үзәкләре Төркия һәм Екатеринбурда да ачылачак


Казанда узган конференция
Казанда узган конференция

Быел Истанбул һәм Екатеринбур шәһәрләрендә Каюм Насыйриның белем бирү үзәкләре ачылачак. Анда бушлай татар теленә өйрәтәчәкләр.

31 март көнне Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни институтында "Урта һәм югары белем системында татар телендә укыту: тарих, бүгенге көн һәм перспективалар" дигән темага, Каюм Насыйри тууына 190 еллыкка багышланган конференция үтте.

Биредә Казан федераль университетындагы "Каюм Насыйри институты" фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Рәсим Хөснетдинов та чыгыш ясады. Үз чыгышында ул быел Истанбул һәм Екатеринбур шәһәрләрендә Каюм Насыйри институтының үзәкләре ачылачагы хакында әйтеп узды. 2014 елда исә алар Мәскәү белән Казакъстанның Астана шәһәрендә ачылган иде.

"Безнең Каюм Насыйри институты, беренче чиратта, үзебезнең халыкка, татарлар яшәгән төбәкләрдә, татарларга телләрен өйрәтү, телләрен кире кайтару юнәлешендә эшләячәк", дип сөйләде Рәсим Хөснетдинов.

Әлеге үзәкләрдә барлык теләүчеләр өчен түләүсез рәвештә татар теле дәресләре уздырылачак. Мәскәү белән Астанадагы үзәкләргә егермеләп кеше йөри, дип билгеләде Рәсим Хөснетдинов.

Төркиядә исә әлеге үзәк Истанбул университетында ачылачак. Башка милләтләрнең татар теленә карата зур кызыксынулары булмаса да, төрекләр арасында кызыксыну зур дип билгеләде ул һәм Мармара белән Истанбул университетларында татар телен өйрәнүче аспирантлар булуы хакында әйтеп үтте.

Каюм Насыйри үзәкләре исә "2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне үстерү" програмы нигезендә ачыла. 2020 ел ахырына кадәр барлыгы 51 үзәк ачу каралган.

Үзәкләр өчен махсус аудиторияләр бүленеп бирелә, алар әсбаплар, җиһазлар белән тәэмин ителә, видео-конференция системы урнаштырыла.

Каюм Насыйри институтының киләчәген бүгенге көндә дөньяда билгеле булган Германиянең Гёте, Испаниянең Сервантес, Кытайның Конфуций институтлары мисалында күзаллау мөмкинлеге турында әйтеп узды Рәсим Хөснетдинов. Әлеге институтлар дөньяның күп илләрендә үз үзәкләрен ачып, анда үз телләрен өйрәтә (мисалга алман, испан, кытай телләрен), халыкара дәрәҗәдәге тестлар үткәрә.

XS
SM
MD
LG