Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа төзелгән милли сәясәт агентлыгы башына ФСБның элекке хезмәткәре куелды


Игорь Баринов
Игорь Баринов

Элек ФСБда хезмәт иткән һәм Чечня сугышында "Альфа" бүлеген җитәкләгән Игорь Баринов Милләтләр эшләре идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

Русиядә милләтләр эшләре федераль агентлык җитәкчесе итеп Игорь Баринов билгеләнде. Бүген бу турыдагы фәрманга Русия премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды. Идарәне оештыру турындагы фәрманны президент Владимир Путин кичә имзалады. Бу эш белән Русия хөкүмәте җитәкчелек итәчәк.

Милләтләр эшләре федераль агентлыгы дәүләт милли сәясәтенә бәйле дәүләт хезмәтләрен башкарачак. Шулай ук аның эшчәнлегенә "Русиянең күп милләтле халкының бердәмлеген ныгыту, милләтара дуслыкны, халыкларының этномәдәни үсешен тәэмин итү, аз санлы милләтләрнең хокукларын яклау, милли-мәдәни мохтариятләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлекне” күздә тоткан чараларны башкару керәчәк. Милләтара низагларны булдырмау да идарәнең эше булачак.

90нчы еллар башында Новосибирскида югары хәрби-сәяси училищены тәмамлаганнан соң Баринов башта хәрби десант көчләрендә, аннары Федераль Иминлек Хезмәтендә булган. 2003 елда ФСБ академияен тәмамлаган. Шул ук елны Свердлау өлкәсеннән Дәүләт Думасына сайланган. 2007 һәм 2011 елларда “Бердәм Русия” исемлегендә кабат депутат булган.

Думага беренче тапкыр сайланганчы Чечняда террорга каршы чара вакытында "Альфа" махсус көчләр бүлеген җитәкләгән.

XS
SM
MD
LG