Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом програмы турындагы сөйләшүләрдә алга китеш булган


Лозаннада узган сөйләшүләрдә Иран атом програмының төп нечәклеләре турында килешкәннәр.

Иранның атом програмы турындагы сөйләшүдә Тәһран һәм алты дөнья илләре төп нечкәлекләр нигезендә килешә алган. Әлеге килешү тулаем 30 июньгә әзер булачак.

Лозаннада Иран вәкиллеге һәм Франция, Бөекбритания, Германия, АКШ, Русия, Кытай дипломатлары арасында узган сөйләшү нәтиҗәләре белән Европа берлегенең халыкара эшләр югары вәкиле Федерика Могерини таныштырды. Аның сүзләренчә, халыкара чикләүләрне йомшарту максатыннан Ираннан эшләнмәләрне киметүне ирешү өчен барган озак вакытлы сөйләшүләрдә алга китеш булган.

Иранның тышкы эшләр министры Җәвит Зариф элегрәк «Твиттерда» сөйләшүләрдә аңлашу булган һәм хәзер кичекмәстән алга таба адым ясарга кирәклеген язды.

Атнакич Федерика Могерини Лозаннада белдерүенчә, Иранның ягулыкны баету мөмкинлеге һәм запаслар чикләнәчәк.

Көнбатыш Тәһранны атом коралы ясарга тырыша дип шикләнә, Иран хакимияте атом программасы бары тик тыныч максаттан эшләнүен әйтә.

XS
SM
MD
LG