Accessibility links

Төмән боксчыларының яртысы татар егетләре


Индрәй авылы яшь боксчылары
Индрәй авылы яшь боксчылары

Русия студентларының бокс беренчелегендә Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылы егете Наим Айнуллин җиңеп чыкты. Төмән өлкәсендәге боксчыларның яртысы татарлар, араларында кызлар да бар.

Төмәндә апрель башында үткән бокс ярышлары җиңүчеләргә июнь аенда булачак илкүләм чемпионатка юллама – боксчылар өчен иң зур бүләк иде. Русия каһарманы, Дагыстанда һәлак булган Тимур Мөхетдинов истәлегенә багышланган турнирда төрле төбәкләрдән 2001-2002 елгы 120 спортчы катнашты. Финалга Төмән шәһәренең Кырынкүл татар авылында Александр Паули җитәкчелегендә шөгыльләнүче Наим Айнуллин да үтте һәм беренче урын алды.

Наим Айнуллин тренеры Александр Паули белән
Наим Айнуллин тренеры Александр Паули белән

Наим турында, тырыш, сәләтле, җаваплы, әйбәт егет, диде Александр Паули. "Бокс секциясе Кырынкүлдә 10 елдан бирле эшли, хәзер анда 80 бала йөри. Уңышларыбыз да яхшы: Европа, Русия күләмендәге ярышларда җиңүчеләр бар. Аларның берсе – Тимур Әминов. Наим Айнуллин футбол белән шөгыльләнә иде, хәзер миңа килде. Ул һәрвакыт тиешле вакытта спорт залында, боксны ярата, үҗәт, 26 мәртәбә рингка чыгып, шуның 24ендә көндәшен җиңде. Хәзер Русия беренчелегенә әзерләнәбез инде", диде тренер.

Төмән өлкәсендә бокс белән кызыксынучылар күпме икән? Татар егетләренең бу спортка мөнәсәбәтләре нинди? Шундый һәм башка сораулар белән "Азатлык" хәбәрчесе тренер, "Батыр" бокс мәктәбе булдырган Марат Кәримовка мөрәҗәгать итте.

– Сез үзегез кайчан бокс белән шөгыльләнә башладыгыз?

– Мине 10 яшемнән “Хезмәт резервлары” секциясенә алып бардылар. 1982 елдан бирле боксны ташламадым. Иң зур уңышым – Русия чемпионатында зурлар арасында икенче урынны алдым. Спорт мастерлыгына нормативларны тутырсам да, берникадәр аңлашылмаучылыклар чыгып, әле дә кандидат булып йөрим. Үзем 19 яшьтән тренер вазифасын башкара башладым, инде 20 еллап балаларга бокс серләрен төшендерәм.

Марат Кәримов улы Радик белән
Марат Кәримов улы Радик белән

Төмән районында Индрәйдә, Боровойда бокс мәктәпләре эшли, шулай ук Төмән шәһәрендә үземнең "Батыр" бокс мәктәбем бар. 130га якын кеше шөгыльләнә. Шуларның яртысы татарлар. Хезмәттәшләрем Ямбай, Успенка, Каскара авылларында эшли.
Гомумән алганда, өлкәдә Төмән, Ишим, Тубыл һәм Ялутор шәһәрләрендә генә азмы-күпме боксны үстерү сизелә. Болай бездә бик сүлпән бара бу эш. Төмән шәһәрендә яшәүчеләр саны миллионга җитеп килә, ә бары ике генә спорт мәктәбе эшли. Хезмәттәшләребез белән сөйләштек тә, бокс ягыннан иң артта баручы Төмән районына булышырга уйладык. Свердловск өлкәсендә, төньяк шәһәрләрдә дә бу яктан безне уздыралар. Ләкин сынатмыйбыз, алардан калышмаска тырышабыз. Бик күп ярышларга йөрибез. Чөнки чемпион залда түгел, бәйгедә туа.

Хәзерге яшь буын бик йомшак, бернәрсә дә кирәкми аларга. Кызыктырырлык әйберләр дә күп. Тулы булмаган гаиләләр өчен ай саен бер мең түләү дә авыррак. Ә безгә беркем ярдәм күрсәтми, үз хисабыбызга яшибез, шуңа да түләүсез дәресләр алып бару мөмкин түгел. Алай да аеруча тырышларга карата кызыксындыру чаралары бар минем.

– Татар балаларының уңышлары нинди?

– Миндә тәрбияләнүчеләр арасында чемпионнар күп. Ел саен Русиядә үткән ярышларда призлы урыннар алып киләбез. Өлкәбез горурлыгы – Радик Каримов биш тапкыр Русия беренчелегендә катнашты. Аның дүртесендә җиңү яулады. Хәзер дә яшүсмерләр арасында үткәрелә торган ил беренчелегенә китте. Тагын да Ильяс Аксабаев исемле егет дүрт-биш ел эчендә югары уңышларга ирешеп, шәһәр, өлкә, ил, халыкара ярышларда җиңеп чыкты. Хәзер ул Америкада яши, шунда бокс белән шөгыльләнә.

Динар Булатов – Индрәйнең горурлыгы. Әле үзенә 9 гына яшь булуга карамастан, инде күп кенә ярышларда катнашырга, чемпион булырга өлгерде. Якын арада ил беренчелегендә дә җиңү яуларбыз. Данис Булатов, Руслан Курмашев, Илнур Ибуков, Равил Вәлеев, Илсур Уразумбетов , Руфат Хәлимовның казанышлары күркәм. Боксны бик авыр, кырыс спорт төре дисәләр дә, Тәнзилә Вәлиева – иң көчле боксчыларның берсе, өч ел эчендә беренче дәрәҗәне алуга иреште.

– Кызлар ни өчен бокс белән шөгыльләнә соң?

Тәнзилә Вәлиева (с)
Тәнзилә Вәлиева (с)

– "Батыр"да 15 кыз боксны яратып йөриләр. Ни өченме? Хәзер бит кызларның ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә буласылары килә. Авыр атлетика, көрәш һәм башка спорт төрләрен карагыз. Нәфис, нечкә күңелле хатын-кызга хас булмаган спорт төрләренең күбесендә хатын-кызлар катнашында дөньякүләм бәйгеләр үтә. Аларның ирләрдән калышасылары килми.

Индрәй кызы Тәнзилә дә боксны яратып, тиз генә күтәрелеп китте. Өлкәдә ике тапкыр җиңү яулады, Урал төбәгендә үз авырлыгында иң көчле хатын-кыз боксчы ул, Русия күләмендә дә ярышларда катнашты. 29 тапкыр рингка чыгып, 19ында ул көндәшеннән көчлерәк булды. Әлегә кияүгә чыкты. Тагын килергә вәгъдә итте.

XS
SM
MD
LG