Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мәскәү базары янында янгын чыкты


Казанда Мәскәү районы базар тирәсен кара төтен уратып алды.

Бүген Казанда Мәскәү базары янында Декабристлар урамы 133 йорттагы җиде катлы йорт янында каты кара төтен чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге бинаның янкормасы булган беркатлы бина түбәсендә чүп-чар янган.

Янгын чыкканда бинада кешеләр булган һәм аларны эвакуацияләгәннәр. Төтен күренүгә тиз арада дүрт янгын сүндерү машинасы килеп утны сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк дип хәбәр ителә.

Әле март башында гына Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгу нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG