Сербия президенты Мәскәүдә 9 май үтәчәк Җиңү парадында катнашу ниятен белдерде, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.
"Сербия президенты Томислав Николич Мәскәүнең Кызыл мәйданында 2015 елның 9 маенда үтәчәк "Җиңүчеләр парадында" Сербия армиясенең катнашуы турында карар кабул итте", диелгән бу белдерүдә.
Билгеле булганча, АКШ президенты Барак Обама, Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон, Европа Шурасы рәисе Дональд Туск, шулай ук Швеция премьер-министры, Польша, Словения, Словакия, Грузия һәм Болгарстан президентлары 9 май парадына килүдән баш тартты.
Меркель Мәскәүгә 9 майда түгел, ә парадның икенче көнендә Русия башкаласына килеп Кремль дивары янындагы билгесез солдат каберенә сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәк салырга җыена.