Accessibility links

Чаллыда икенче хәйрия кибете ачыла


Хәйрия кибетләрендә инвалидларның кул эше сатыла
Хәйрия кибетләрендә инвалидларның кул эше сатыла

"Эчтә кояш" ("Солнце внутри") исемле кибеттә инвалидлар җитештерелгән әйберләр сатыла.

Чаллыдагы "Октябрьское" сәүдә үзәгендә 11 апрель хәйрия кибете ачыла. 50 сумга лотерея сатып алучыларның бүләк яки ташлама оту мөмкинлеге булачак. Әлеге бүләкләрне яки ташламаларны шәһәрнең төрле кибетләре һәм хезмәт күрсәтү урыннары тәкъдим итә ала.

Бу инде икенче шундый кибет булачак. Беренче кибеттә сатылган тауардан 50 мең сум җыелган. Әлеге ике кибеттә үзләре җитештергән әйберләрне инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр сата ала.

"Бу хәйриянең яңа һәм катлаулы бер төре. Әле башлыйбыз гына. Танышабыз", дип яза социаль челтәрдә проект координаторы Юлия Әхмәтҗанова.

"Октябрьское" сәүдә үзәге кибеттән аренда өчен акча алмый. Икенче кибетне ачканнан соң проект авторлары шәһәрнең рәсем һәм дизайн осталарын инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр белән таныштырып аралашу челтәре корырга җыена.

XS
SM
MD
LG