Accessibility links

Казанда Маҗарстан консуллыгы ачылды


Маҗарстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто (c), Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Маҗарстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто (c), Русия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

10 февральдә Казанда Маҗарстанның консуллыгы ачылу тантанасы булды. Казан-Будапешт арасында очышлар башларга да телиләр.

Маҗарстанның Генераль консуллыгы Казанның "Сувар Плаза" бизнес үзәгенә урнашкан һәм аның башлыгы итеп элек Беларуста Маҗарстан баш консулы булып эшләгән Ференц Контра билгеләнүе хәбәр ителде.

Консуллыкны ачу тантанасында катнашкан Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу дипломатик вәкиллекнең Европа илләре арасыннан тәүгесе икәнне искәртеп, "Русия, Татарстан ширкәтләренең сезнең илдә һәм шулай ук Маҗарстан ширкәтләренең Русиядә булуына бөтен мөмкинлекләр бар", дип әйтте. Маҗарстанга кадәр Казанда Төркия, Иран, Казакъстан һәм Беларус консуллыклары эшли иде инде.

Консуллык ачу тантанасында Маҗарстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто да катнашты. Ул Татарстанны Русиянең киләчәге уңышлы булачак төбәге дип бәяләп, моның мөнәсәбәтләрне ныгытуга этәргеч булуын белдерде.

Петер Сийярто
Петер Сийярто

"Без консуллык күп итеп Маҗарстан визалары бирер дип кенә уйламыйбыз, ике арадагы икътисади, сәүдә һәм мәдәни багланышлар югары баскычка күтәрелер дип көтәбез, җитмәсә бөтен Идел буе бүлгесендә әлеге вәкиллекнең вәкаләте булачак", диде Сийярто. Аның фикеренчә, автомобиль төзелеше, энергетика һәм дарулар җитештерү үзара хезмәттәшлектә перспектив өлкәләр булып тора.

"Казан һәм Будапешт арасында очкычлар йөри башласа, консуллыкның эше тагын да күбәячәк", дип тә өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Маҗарстан бизнесына Русия базарына үтеп керү өчен Татарстан кулай урын булачак. Һава элемтәсе турында Миңнеханов аның "динамика һәм оперативлык" өчен терәк булачагын да әйтте.

Казан белән Будапештны һава юлы белән бәйләү планнары тормышка ашса, ике арада Маҗарстанның WizzAir арзанлы һава ширкәте очкычлары очачак дип хәбәр ителә.

Маҗарстан Казанның спорттагы тәҗрибәсе белән дә танышырга тели. Бу елның июль-август аенда су спорты дөнья беренчелеге Казанда узса, 2017 елда ярышлар Маҗарстанда булачак. "Безгә Татарстан тәҗрибәсе файдага булачак", ди Сийярто.

2014 елның 17 декабрендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми төркем Будапештта Маҗарстан-Татарстан бизнес-форумында булган вакытта Маҗарстан парламенты рәисе урынбасары Янош Латорцаи: "Без Татарстан белән ныклы элемтәләр булдыруга омтылабыз һәм шуңа күрә якын арада Казанда Маҗарстанның баш консуллыгын ачарга телибез", дигән иде.

Узган елгы нәтиҗәләргә күрә, Маҗарстан Татарстанның сәүдә итүдә биш эре хезмәттәшенең берсе. Татарстан ширкәтләре Маҗарстанга нефть, ягулык, каучук, резина, пластик һәм оптика китерә.

Көнбатыш һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр катлаулы вакытта Путин өчен Маҗарстанга юлны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов салды һәм ике ил арасында икътисади-сәүдә элемтәләрне ныгыту Татарстан аша эшләнә дияргә була.

Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Европада Путин белән тыгыз элемтәдә торган сәясәтчеләрнең берсе. Узган елның җәендә Маҗарстанның киләчәген Русия һәм Төркия кебек либераль демократиядән читләшә барган рәвештә күрүен әйткәч, Орбанның Көнбатышта абруе кискен какшады.

XS
SM
MD
LG