Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал". Тикшерү прокурорларга җинаять эше ачудан баш тарткан


"Адмирал" янгыннан соң. 14 март 2015
"Адмирал" янгыннан соң. 14 март 2015

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын сәбәпләрен тикшерүдә прокурорларга җинаять эше ачмаганнар.

Казанда 17 кешенең үлеменә китергән “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын сәбәпләрен тикшерү дәвам итә, әмма прокурорларга җинаять эше ачмаганнар. Бу хакта “Коммерсант” яза.

“Казанның элекке прокуроры Рәфкәт Уразбаевка һәм Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Дворянскийга 285нче маддә (вәкаләтләре кысаларыннан чыгу) һәм 293нче маддә (үз эшенә җавапсыз карау) нигезендә җинаять эше ачмаска карар кылынды” дип белдергән чыганак газетка.

Чыганак сүзләренчә, сәүдә үзәген ябарга дигән таләптән баш тарту белән янгын арасында турыдан-туры бәйләнеш юк дип тапканнар. Бу хәбәрне Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе дә раслаган.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерү барганда моннан ике атна элек Уразбаев эшеннән читләштерелгән иде. 26 мартта Татарстан прокуратурасында Русиянең баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашында җыелыш узды. Аннан соң мәгълүмат чаралары Уразбаевка эшеннән китәргә тәкъдим ителгән дип язып чыкты.

"Адмирал"да сәүдәне тыю һәм бинадагы җитешсезлекләрне бетерү эшләрен тыныч кына ябып куюга үз өлешләрен керткән Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев һәм Казанның Киров районы прокуроры Равил Вахитовның Гусейн Гахрамонов белән бәйләнешләре булуы турында да хәбәр ителде.

Бинаны арендага алган "Заря" ширкәте мөдире Гусейн Гахраманов янгынның икенче көнендә үк кулга алынган иде. Гахраманов "Заря"ның чирек өлешенең хуҗасы да. Ә менә аның ярты өлешенә ия булган төп хуҗасы Алла Җәләлованың Русия эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсенең Татарстан бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Җәләлов хатыны булуы да ачыкланды.

XS
SM
MD
LG