Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бариев: "Мәҗлес һәм Корылтайны террор оешмасы дип игълан итәргә мөмкиннәр"


Эскендер Бариев
Эскендер Бариев

Карасубазар мәҗлесе рәисе Мостафа Асаба йортында патроннар "табылудан" соң Эскендер Бариев Русия хакимияте Кырымтатар мәҗлесен террорчы оешма дип күрсәтерә тели дип белдерде.

Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты координаторы, Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Эскендер Бариев Русия хакимияте ярымутраудагы халыкара күзәтүчеләр катнашында кануни рәвештә сайланып кырымтатар халкы мәнфәгатьләрен вәкиллек итүче мәҗлесне террор оешмасы дип күрсәтүне максат итеп куя дип саный. Бу хакта ул Фейсбукта язган.

Аның сүзләренчә, 14 апрельдә Карасубазардагы кырымтатар мәҗлесе башлыгының өендә патроннар табулары сәбәпле, ул шундый фикергә килгән.

Мостафа Асаба
Мостафа Асаба

"Мостафа Асаба өенә патроннар һәм корал ташлау Мәҗлес һәм Корылтай белән көрәшүнең чираттагы һәм иң мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Шулай итеп алар халыкара җәмәгатьчелеккә гомум бер халыкны танытучы оешма белән түгел, ә террорчылар белән көрәшүләрен күрсәтергә тырыша", ди ул.

Кырымтатар мәҗлесенең Үзәк сайлау комитеты башлыгы Заир Смедляев Карасубазар мәҗлесе башлыгы йортындагы тентүне кырымтатарларны куркыту чарасының дәвамы дип атады. "Болар Кырым халкын, беренче чиратта кырымтатарларны өйләреннән китәргә мәҗбүр итү өчен эшләнә", диде Смедляев.

Смедляев Мостафа Асаба йортындагы тентүне хөкем итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

14 апрель иртәсендә Карасубазардагы кырымтатар мәҗлесе башлыгы Мостафа Асаба өенә тентү белән килделәр. Анда патроннар тапканнар. Бариев аларны махсус ташлаганнар дип белдерә. Тентүдән соң Асабаны тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Бу инде Асаба өендәге икенче тентү. Аның беренчесе узган елның сентябрендә булган иде.

XS
SM
MD
LG