Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфти урынбасары Кырым мөфтие белән очрашты


Татарстан мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин Бакчасарайга сәфәр кыла.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кырымның Бакчасарай районына эшлекле сәфәре кысаларында Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев белән очрашкан. Бу хакта Татарстан мөфтиятенең интернет сәхифәсе хәбәр итә.

Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның сәламнәрен җиткереп, Кырым муфтиятенә төрле өлкәләрдә ярдәм итәргә әзер булуларын белдергән.

Узган елның март аенда Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе Камил Сәмигуллин катнашындагы төркем Акмәчеттә булып Кырым мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты. Татарстан мөфтие ул вакытта “танышу өчен килдек” дигән иде.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллиның Бакчасарай районына эшлекле сәфәре 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Аннексиядән соң Татарстан Бакчасарай, Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG