Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда сайлауда "барсына да каршы" дип тавыш биреп булмаячак


Русия төбәкләренең канун чыгаручылары берсе артыннан берсе үзләрендәге сайлау бюллетеньнәренә "барсына да каршы" дип язуны кертмәү турында канун кабул итә.

Татарстанда булачак алдагы сайлауларда бюллетеньнәргә "барсына да каршы" дип язылмаячак. Татарстан дәүләт шурасы депутатлары республикадагы сайлаулар турындагы канунга үзгәрешләрне соңгы укылышта 16 апрель көнне кабул ите.

2015 елның 1 гыйнварында Русиядә муниципаль сайлауларда "барсына да каршы" дип тә тавыш бирүне кертү мөмкинлеге турында канун көчкә керде. Бу юлларны бюллетеньгә кертү-кертмәүне төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш иде.

Иң беренче булып Мәскәү думасы депутатлары бу юлларны кертүгә каршы булды. Аннан соң Мари Иле республикасы, Волгоград, Приморье, Ставрополь, Калининград, Орлов, Чиләбе өлкәләре парламентарийлары да үзләрендәге сайлау бюллетеньнәренә "барсына да каршы" дигән юлларны кертүгә каршы булды.

Март башында Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "барсына да каршы" дигән юлларны кертү битараф кешеләргә файдага булачак, алар сайлауга киләчәк һәм барсына каршы дип тавыш биреп кайтып китәчәк дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG