Accessibility links

ATR операторы Эскендер Нәбиев тоткарланды


Эскендер Нәбиев
Эскендер Нәбиев

20 апрель кичендә ATR операторы Эскендер Нәбиев тоткарланды, өендә тентү булды.

Акмәчеттә ATR операторы Эскендер Нәбиевның тоткарлануын Фейсбукта телевидение каналының баш мөдире урынбасары Лиля Буджурова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Нәбиевнең өендә тентү булган. Туганнары хәбәр итүенчә, Эскендер Акмәчетнең тикшерү изоляторында.

Журналист Осман Пашаев хәбәр итүенчә, Эскендер "26 февраль эше" (2014 елның 26 февралендә Югары рада каршындагы урам җыены - ред.) буенча тоткарланган.

"Аның эшен Булат Азизов исемле тикшерүче алып бара. Кырымтатарларга каршы эшләрне Казан татарларына кушу да, төнгә каршы алып китүләр һәм сорау алулар да махсус оештырыла, күрәсең", дип язган Пашаев үз сәхифәсендә.

11 апрель Акмәчеттә яшәүче видеооператор Әхмәт (Амет) Умеров өендә тентү булган иде, үзен Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә алып киттеләр. Умеров берничә ел элек ATRда эшләгән. Аның соңгы берничә елда социаль челтәрләрдәге язулары тикшерелгән, өендә корал һәм шартлаткычлар эзләгәннәр. Аның белән бергә Экстремизмга каршы көрәш үзәгенә тагын алты кеше китерелгән булган. Умеров сорау алудан соң җибәрелгән.

Бүген Русия президенты Владимир Путинның кырымтатар һәм Кырымда яшәүче башка халыкларны реабилитацияләү турында фәрманга кул куюның бер еллыгы. Акмәчетнең Ленин мәйданында бу уңайдан концерт оештырылды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG