Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Восточный" космодромын төзүчеләр ачлык игълан итте


Амур өлкәсендәге космодромда эшләүче "Стройиндустрия-С" ширкәтенең 20 хезмәткәре өч айлык хезмәт хакы түләнүен таләп итә.

"Восточный" космодромы төзелешендә эшләүче "Стройиндустрия-С" хезмәткәрләре белдерүендә ширкәт 311 кешегә 116 миллион сум акча тиеш, диелгән. Төзүчеләр яшәргә акча калмавын белдерә. "Ашау бурычка алынган талоннар белән бирелә, тулай торакта яшәү өчен бурыч җыела. Гаиләләр аяныч хәлдә. Вахталары тәмамланган эшчеләр юлга акча булмау сәбәпле кайтып китә алмый", диелгән мөрәҗәгатьтә. Эшчеләр хатка кул куйган һәр кешегә бурыч түләнгәнче ач торырга җыена.

Космодром төзелешендә каршылыклар март аенда башлады. Төзүчеләр берничә мәртәбә түләнмәгән хезмәт хакларын таләп итеп эш ташлау белән янады. Эшчеләр бараклар түбәсенә Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язды. Президент "туры элемтә" вакытында хезмәт хакларын түләргә вәгъдә итте. Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. "Стройиндустрия-С" җитәкчесе сак астына алынды. Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин дәүләт акчасын исраф итүчеләрне "атарга кирәк" дип белдерде.

Космодром быел җәй әзер булырга тиеш иде. Беренче сынаулар 2015 ел ахырында планлаштырыла иде. Беренче кораблар галәмгә 2018 елда очачак дип көтелгән иде. 2010 елда космодромга нигез ташын салганда ул чакта премьер-министр булган Путин "меңләгән яшь кеше анда барып үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачагына" өметен белдергән иде. Восточный шәһәре Мәскәүдән 5400, Кытай чигеннән берничә йөз чакрымда урнашкан.

XS
SM
MD
LG