Accessibility links

Кайнар хәбәр

IKEA Казан метросы төзелешенә 1 миллиард сум бирергә әзер


Казанда IKEA кибете
Казанда IKEA кибете

Шведциянең IKEA сәүдә челтәре Казан метросы төзелешендә катнашырга әзер.

IKEA-нең Shopping Centres Russia бүлеге генераль директоры Армин Микаэли Казандагы "Мега" сәүдә үзәге янында Сахаров урамына кадәр булган станция төзелеше өчен акча бирергә ниятләре булуны раслады. Бу сәүдә үзәге янына Казандагы берәнбер Ikea кибете дә урнашкан.

IKEA бирәчәк 1 миллиард сум якынча төзелешнең дүрттән бер өлешен капларга тиеш. Бу станцияне төзи башлау әлегә аны эшләтеп җибәрү вакыты һәм Казандагы икенче метро юлын төзүнең вакыты ачыкланмау сәбәпле тоткарлана.

Элегрәк Казан метросының беренче юлы "Дубравная" станциясе белән төгәлләнә һәм аннан "Азино"га баручы икенче юлга күчеп утыру урыны булдырыла дип белдерелгән иде.

KazanFirst язуынча,Татарстанның инвестицияле-төзелеш идарәсе хезмәткәре, беренчел планнарга күрә, Сахаров урамына кадәр ике станция – 10нчы микрорайон һәм Ломжинская урамында төзергә планлашытырлган булса да, беренче чиратта, "Мега" сәүдә үзәге янындагы станция төзелергә тиеш дип белдергән. Әгәр IKEA белән барып чыкмаса безнең планнар тагын үзгәрергә мөмкин дип тә өстәгән.

XS
SM
MD
LG