Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 30 төбәгеннән Сабантуй оештыручылар Казанга җыелды


Төмән Сабантуенда татарча көрәш. 2014 ел
Төмән Сабантуенда татарча көрәш. 2014 ел

Русиянең 30 төбәгеннән Казанга укуларга килгәннәр Сабантуй оештырырга, милли көрәш кагыйдәләренә өйрәнә.

Татарстан башкаласында 23-27 апрельдә "Сабантуй бәйрәмен оештыру һәм уздыру алымнары һәм технологиясе" дип аталган семинар-практикум уза. Чарага Русиянең 30 төбәгеннән 58 белгеч, алар милли бәйрәмнең режиссерлары һәм оештыручылар, килергә теләк белдерде.

Семинар Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә белгечләргә өстәмә һөнәри белем бирү институтында уза, чара Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Оештыручылар Сабантуйны куярга, бәйрәмне милли төсмерләр белән бизәргә өйрәнә. Моннан тыш, семинарда катнашучылар милли көрәш үзенчәлекләре һәм кагыйдәләре белән дә танышачак. Бер дәресне Теләче районында табигатьтә уздыру да каралган.

XS
SM
MD
LG