Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия фильмнары атналыгы уза


Казанда төрек фильмнары атнасы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

23-30 апрельдә Казанның "Мир" кинотеатрында Төркия киносы атналыгы уза. Төркия кинематографиясенә 100 ел тулуга багышланган бу чарада 8 төрек фильмы тәкъдим ителә.

23 апрельдә Казанның “Мир” кинотеатрында Төркия фильмнары күрсәтелә башлады. Әлеге чара 2014 елда Төркия кинематографиясенә йөз ел тулу белән бәйле. Төркия кинематографиясе юбилее уңаеннан дөньяның күп кенә илләрендә дә махсус кино атналыклары оештырылган.

“Төрек кинематографиясенең йөзенче елы 2014 елда иде. Шуның өчен без дөньяның күп илләрендә, өлкәләрендә кино атналыклары оештырабыз. Төрек кинематографиясен дөньяга танытырга тырышабыз”, дип сөйләде матбугат очрашуында Казандагы Юныс Әмре Төркияне өйрәнү үзәге җитәкчесе Ихсан Демирбаш.

Биредә әйтелеп узганча, Казанда күрсәтеләсе фильмнар арасында тарихи, төрек халкының үткәненә кагылышлы, шулай ук бүгенге көн тормышына бәйлеләре бар. Барлыгы сигез фильм күрсәтү каралган. Алар арасында режиссёр Осман Сынавның “Озын тарих”, Озхан Эренның “Соңгы хат” исемле сугыш драмасы, шулай ук Йылмаз Эрдоганның “Күңелле тормыш” фильмы тәкъдим ителә. Төркия киносы атналыгы Махмут Фазыл Джошкунның “Йозгат блюз” исемле фильмы белән ачылды.

Ачылу чарасында Төркия республикасының Казандагы баш консулы Турхан Дилмач мондый мәдәни чаралар оештыру белән Татарстан һәм Төркия арасындагы мәдәният өлкәсе мөнәсәбәтләрен ныгытырга кирәк дип сөйләде: “Бүгенге көндә сез беләсез, Русия федерерациясенең Татарстан республикасы белән Төркиянең мөнәсәбәтләре һәр өлкәдә бик тыгыз. Үткән айда монда Казанда безнең Истанбул шәһәренең мэры, аннан соң икътисад министры һәм мәҗлесебезнең җитәкчесе килделәр. Аллаһ боерса, киләсе атнада күренекле президент Миңнеханов Әнкарага сәфәр ясаячак.

Минемчә, безнең мәдәният өлкәсендә дә мөнәсәбәтләребезне, элемтәләребезне ныгытырга кирәк. Без – баш консуллык һәм Юныс Әмре мәдәният үзәге моның өчен тырышабыз. Мин беләм, безнең татар дусларыбыз да Төркиядә чаралар үткәрәләр. Президент зиярәтендә, минем ишеткәнемчә, ике йөз, ике йөз илледән артык артистлар Әнкарага барачаклар. Зур бер концерт булачак Әнкарада”, дип сөйләде Турхан Дилмач.

XS
SM
MD
LG