Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар тасмалары таратылды


Тукай көне алдыннан Казанда татар тасмасы таратылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

25 апрельдә бер төркем татар яшьләре Бауман урамында узып баручыларга татар тасмалары таратып 26 апрельдәге Туган тел бәйрәмендә катнашырга чакырды.

Башка елларда да Татарстан байрагы төсендәге тасмалар өләшеп аны бигрәк тә бәйрәмнәр алдыннан таратуны гадәткә керткән "Азатлык" татар яшьләре берлеге егет-кызлары шимбә көнге чараны Тукай туган көненә багышлады.

Берлек рәисе Наил Нәбиуллин кулларында биш меңләп тасма булуы һәм боларны Бауман урамыннан узып баручыларга таратып бетерәчәкләре турында әйтте.

"Милләттәшләребезгә Габдулла Тукайның туган көнен һәм бу көнне булачак чараларны искә төшереп үтәсебез килде. Без тараткан татар тасмаларын бик яратып кабул итәләр. Ул безнең милләтне дә, республикада яшәүчеләрне дә берләштерүче символ булып тора", дип белдерде ул.

Бауман урамында бу көнне шулай ук Георгий тасмасы таратучылар да күренде. Алар татар яшьләре кебек йөреп түгел, бер урында гына бу тасмаларын таратты.

Нәбиуллин Азатлык сорауларын җаваплап шәхсән үзенең Георгий тасмасын кабул итмәвен әйтте.

"Татарлар бу георгий тасмасын тагырга тиеш түгел дип саныйм. Чөнки бу тасманың милләтебезгә дә, аның тарихына да бернинди катнашы юк. Ул беренче чиратта империя байрагы.

Безнең бит дәүләтчелегебез символы булган Татарстан байрагы бар. Татарлар да, Татарстанда яшәүчеләр дә беренче чиратта татар тасмаларын тагып йөгерегә тиеш дип саныйм", дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин сүзләренчә, татар тасмаларын тарату 18 майга кадәр дәвам итәчәк, шулай ук Сабантуй алдыннан да мондый чаралар оештырылачак.

XS
SM
MD
LG