Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә шикәр чире белән авыручы һәм симерүче балалар арта


Елына 15 балада шикәр чире ачыклана.

“Бәләкәч” балалар бакчасында мәгариф идарәсе ата-аналар белән очрашу уздырды. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

“Әлмәттә соңгы биш елда барган үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын берегез дә күз алдына китерә алмый. Шикәр диабеты, симерүнең иң куркыныч дүртенче стадиясе кебек авырулар балалар арасында киң колач җәйде. Елына 15 балада шикәр чирен ачыклыйбыз. Алдагы елларда иң күбе дигәндә 5-6 балада була иде ул чир. Кайчакта безгә авырлыгы 150 килограмм булган, ә кан басымы 200 дән арткан яшүсмерләр килә”, дип сөйләгән “Сәламәтлек” балалар үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәфигуллина.

40-50 яшьлекләрдә генә була торган ашказаны җәрәхәте авыруын да алты яшьлек әлмәтлегә куйганнар.

XS
SM
MD
LG