Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанга бармыйча төрки дөньяны белеп булмый"


Төрки телле яшь язучылар фестивалендә катнашучылар
Төрки телле яшь язучылар фестивалендә катнашучылар

24-27 апрель көннәрендә Казанда төрки телле яшь язучыларның беренче халыкара фестивале узды.

Быел Габдулла Тукай туган көне алдыннан Казанда төрки телле яшь язучыларның халыкара фестивале үтте. Мондый чара республикада беренче тапкыр үткәрелде. Биредә унлап илнең яшь язучылары катнашты. Алар арасында Төркия, Казакъстан, Төрекмәнстан, шулай ук Дагыстан, Кабарда-Балкар, Башкортстан, Чуашстан вәкилләре бар иде.

24 апрельдә Татарстан язучылар берлеге бинасында узган фестивальнең ачылу тантанасында Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан бу чараның төрки халыклар арасындагы элемтәләрне янәдән урнаштыру максатыннан булуын билгеләп узды.

Рәфис Корбан чыгыш ясый
Рәфис Корбан чыгыш ясый

“Без 35 яшькә чаклы яшь язучыларны җыйдык. Республикада бу беренче шундый фестиваль үткәрелә. Бер-беребезгә иҗатларыбызны таныту, бер-беребез белән иҗади элемтәләр урнаштыру өчен. Советлар Берлеге таркалганнан соң безнең аралар өзелде, ул вакыттагы тыгыз элемтәләр югалды һәм менә шул элемтәләрне яңадан урнаштырырга кирәк, шуның өчен без нәкъ менә Тукай туган көненә туры китереп шундый фестиваль үткәрергә дигән карарга килдек”, дип сөйләде Рәфис Корбан.

Ачылу тантанасы барышында фестивальгә җыелган яшь язучылар чыгыш ясап, үз иҗатлары белән таныштырды. Төркиядән килгән, Ауразия язучылар берлеге остаханәсен тәмамлаган яшь прозаик Хәдичә Үзгүл остазларының төрки дөньяны өйрәнү өчен Казанга барырга кирәклеген ассызыклавы хакында сөйләде:

“Мин Ауразия язучылар берлегенең остаханә мәктәбендә укып чыктым, прозаик булам. Мин Ауразия язучылар берлегенә кадәр үземне язучы буларак ачмаган идем әле. Үз юлымны шул язучылар берлегендә таптым.

Хәдичә Үзгүл чыгыш ясый
Хәдичә Үзгүл чыгыш ясый

Мин хәзер төрек риваятьләре, легендалары буенча юл алып, роман яза башладым. Шушы юлдан барганда остазларым төрки дөнья белән танышуның никадәр әһәмиятле икәнен сөйләделәр. Минем беренче сәяхәтем Азәрбайҗанга булды. Ләкин остазларым "Син Татарстанга, Казанга бармыйча төрки дөньяны берничек тә белә алмыйсың"диделәр.

Язучыларның иң зур капиталы - ул күңел байлыгы. Мин күңелемә күпме кешене сыйдыра алсам, шул кадәр байыйм, мине баетканыгыз өчен рәхмәт. Төрки халыклары вәкилләрен күреп, аларның күзләреннән илләрен күрәм һәм мин баеганымны сизәм”, дип сөйләде Хәдичә Үзгүл.

Чарада шулай ук Татарстанның яшь шагыйрьләре дә үз иҗатлары белән таныштырды.

Фестиваль кысаларында яшь язучылар проза, драматургия һәм шигърият юнәлешләре буенча секция утырышларында, шул исәптән Казанда үткән бәйрәм чараларында катнашты. 27 апрельдә алар Арча районына сәяхәт кылды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

XS
SM
MD
LG