Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көне уңаеннан сексшоп ташламалар тәкъдим итә


Екатеринбурның сексшопында Икенче дөнья сугышы өчен орден белән бәяләр
Екатеринбурның сексшопында Икенче дөнья сугышы өчен орден белән бәяләр

Екатеринбур халкына бәйрәмгә чардуган куярга һәм сексшопта ташламалар тәкъдим ителде.

Җиңү көне белән шашынуның чиге юк. Екатеринбурда җеназа хезмәтләрен күрсәтүче үзәк үзенең интернеттагы сәхифәсендә узган атнада олы яшьтәге кешеләрне чәйгә чакырып аларга чардуганга 10% ташлама бүләк итеп җибәрүе өчен гафу үтенде. Кая чакырылганнарын белми барган пенсионерлар каберлек өчен әзерләнгән чәчәкләр бәйләмнәре арасында чәйгә чакырылуына аптырашта калган. Аларның туганнары ачу белдереп мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать иткән.

Екатеринбурда җеназа йортында чәй мәҗлесе
Екатеринбурда җеназа йортында чәй мәҗлесе

Олыларга бәйрәмгә күмү һәм кремация турында, шулай ук "ышанычсыз" хезмәтләргә алданмаска чакырган мәгълүмат, чардуганга ташлама, икона һәм календарь бүләк иткәннәр. Җеназа бюросы хәбәр итүенчә, аларда 16-21 апрель көннәрендә ике меңнән артык кеше булып киткән. Болар шәһәрнең социаль хезмәте белән бергә оештырылган. Пенсионерларны анда чәй эчәргә шәһәр буйлап экскурсиягә чыкканда алып кергәннәр.

Җеназа йорты чәй мәҗлесләрен Пасха вакытында үткәргән булса, Екатеринбурдагы бер сексшоп ташламаларны Җиңү көненә туры китергән. "Җиңгән халыкка ташламалар" исемле чарага тауарга бәяләргә сугыш ордены куелып чыккан.

"Җиңгән халыкка зур тәкъдим! Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Казанова 69 ширкәте барлык тауарларына ташлама тәкъдим итә. Урыс халкының сәламәтлеген кайгырту, гаиләне ныгыту һәм секс-мәдәниятне үстерү тулысынча безнең ширкәтнең миссиясен чагылдыра", диелгән социаль челтәрләнең берсендә урнаштырылган белдерүдә.

Ике очрак та хәзер Тикшерү комитетында тикшерелә, Екатеринбур шәһәр депутатлары бу ике оешманың эшчәнлеген тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG