Accessibility links

Назарбаев бишенче тапкыр Казакъстан президенты булырга ант итте


Астанада президент инаугурациядән соң халык янына чыкты
Астанада президент инаугурациядән соң халык янына чыкты

Инаугурация көнендә Астанада шәһәр транспорты эшләмәде. Бәйсезлек мәйданына югары сыйныф укучылары китерелде.

Якшәмбе көнне Казакъстанда узган президент сайлавында 97.75% белән җиңгән Нурсолтан Назарбаев "ватанга тугры хезмәт итәргә" ант итте. Бу аның бишенче инаугурациясе.

"Бөтен дөньяга Казакъстан халкының бердәмлек көчен күрсәттек. Узган сайлау тарихка иң күп кеше катнашкан тавыш бирү булып кереп калачак. Казакъстаннар миңа тагын бер тапкыр ватанга хезмәт итәргә үз ышанычларын белдерде", диде Назарбаев.

Инаугурацияне яктыртырга рөхсәт алган җирле һәм чит ил журналистлары Бәйсезлек сараеның матбугат үзәгеннән чыгарылмаган. Аларга мәйданда иртәдән торган халыкны тәрәзәдән төшерү дә тыелган иде, дип яза Азатлыкның казакъ редакциясе. Мәйданда халыкка бәйрәм оештырылды. Анда китерелгәннәрнең күбесе дәресләрдән алынган югары сыйныф укучылары һәм студентлар иде, дип хәбәр итә azattyq.org.

Нурсолтан Назарбаев Казакъстан белән 1989 елдан бирле идарә итә. Аңа 74 яшь.

Казакъстанда президент сайлавына килгән Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре халыкның сайлау мөмкинлеге булмавы һәм фикер белдерү иреклеге чикләнгән булуына тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG