Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда сентябрьдә Ислам академиясен ачарга ниятлиләр


Болгардагы Сәхәбә һәйкәле
Болгардагы Сәхәбә һәйкәле

Болгар ислам академиясе проекты турында Казанда Ислам мәгарифе шурасы утырышында Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.

Болгар ислам академиясенең сентябрьдән эшли башлау мөмкинлеге бар, проектны Русия президенты Владимир Путин хуплады, диде бүген Русия ислам университетында барган Ислам мәгарифе шурасының киңәйтелгән утырышында ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин. Хәзерге вакытта аның концепциясе әзерләнә. Әлеге академия төрле тематик модульләрдән торыр дип планлаштырыла. Биредә төрле курслар уздыру күздә тотыла, дип яза Татар-информ.

Уку йорты җитәкчесе Русиядә бердәм ислам мәгарифен булдыру кирәклеге турында да сөйләде.

"Хәзерге вакытта Россия күләмендә ислам мәгарифе юнәлешендә бердәм белем бирү стандарты юк. Ә стандарларсыз эшне оештыру бик авыр. Күп кенә дини уку йортлары студентларга мөмкинлекләреннән чыгып белем бирә, ягъни кайсы фән укытучысы бар, шул юнәлешкә өстенлек бирелә. Бу хәлне үзгәртергә кирәк, чөнки студентлар тулы дини белем алырга тиеш", диде Мөхәммәтшин.

Казанда узган утырышта Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Чуашстан, Дагыстан, Чечня, Кырым республикаларыннан,Самар, Сарытау, Түбән Новгород, Ульян, Оренбур өлкәләреннән, Мәскәү һәм Петербурдан югары һәм урта дини белем бирү уку йортлары җитәкчеләре, мөфтиләр катнаша. Рәсмиләрдән ачылышка Русия президенты аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Белоусов, әлеге идарәнең дини оешмалар белән элемтәләр башлыгы урынбасары Олег Серегин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Ислам мәдәнияте, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Александр Жданов килгән.

XS
SM
MD
LG