Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә татарның каһарманлыгы 70 ел узгач та танылмый


70 ел элек 30 апрельдә Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә җиңү байрагы эленде. Рәсми тарихта җиңү байрагын 1 майда Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария элде дип саналса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элгәннәр һәм ул байракны элүче – Башкортстан татары Гази Заһитов.

Бу көннәрдә Гази Заһитовның туган авылы – Башкортстанның Мишкә районындагы Яңагошта аны искә алу чаралары уза. Яңагош мәктәбе укучылары 28 апрельдә аның каберенә барып тирә якны чистарткан, чәчәкләр салган һәм шунда кечкенә генә бер җыен, искә алу чарасы да оештырган.

Флүзә Заһитова
Флүзә Заһитова

Болар хакында Азатлыкка мәктәп мөдире Флүзә Заһитова сөйләде. 300ләп кеше яшәгән Яңагуш авылының урта мәктәбендә хәзер 72 бала укый. Флүзә ханым әйтүенчә, бу мәктәпкә күптән түгел генә Гази Заһитов исеме бирелгән һәм 1 сентябрьдә моны зурлап бәйрәм итәргә җыеналар. Безнең авыл бик үзенчәлекле авыл, монда өч кенә фамилия бар – Заһитовлар, Җәмилевләр һәм Бикбулатовлар дип сөйләде Флүзә ханым.

2007 елда авылда Гази Заһитов исемендәге зур гына музей ачылган иде. Музейны, Гази Заһитов каберен күрергә күрше авыллардан гына түгел, башка районнардан һәм хәтта Татарстаннан да укучылар төркемнәре килә икән.

Гази Заһитовның каһарманлыгы, беренче булып җиңү байрагы кадаганлыгы Русиядә әле дә рәсми рәвештә танылмый, бу сезне рәнҗетмиме дигән сорауга Флүзә Заһитова: Бу мәсьәләне Русия күләменә күтәрә алганыбыз юк, әмма, шуңа да карамастан, мондый мөнәсәбәт безнең өчен Гази Заһитовның зур каһарманлыгын киметми. Рөстәм Хәмитовның Башкортстанда җитәкчелеккә килгәч күп тә үтмәстән Гази Заһитов каһарманлыгы турында әйткәннәрен телевизордан күреп мин шул кадәр көчле горурлык хисләре кичердем. Безнең авылда биш яше тулган һәрбер бала Гази Заһитовны белә”, дип җавап бирде.

Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында
Гази Заһитовның хатыны иренең һәйкәле янында

Гази Заһитов батырлыгы рәсми рәвештә берничә дистә ел узгач кына расланды һәм аңа Советлар берлеге каһарманы исеме бирелде. Аңа кадәр исә бөтен мәртәбә Михаил Егоров һәм Мелитон Кантариягә булды. Ник дигәндә, 1 май көнне тантаналы рәвештә нәкъ алар Рейхстагка Җиңү байрагын элә. Алар белән тагын Алексей Берест булса да, Советлар берлеге каһарманы исеме ике кешегә генә бирелә. Гәрчә элегрәк бу исемгә хәрби җитәкче Маков төркеме солдатлары, шул исәптән Гази Заһитов та тәкъдим ителгән була. Ләкин ул игътибарсыз кала.

Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем 29 апрель көнне Рейхстаг янына килеп озак кына алманнар утына каршы тора. Алманнар алар үтеп кергән йортны камап алса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршылык күрсәтә. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтеп өйрәнә. Кичен исә Рейхстагны яулап алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып Рейхстаг бинасына үтеп кереп аның түбәсенә җиңү байрагын элә.

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә 30 апрель көнне Рейхстагны яулап алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан, Заһитов сержант Минин белән Рейхстаг түбәсенә менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

Беркетмәне югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма бу төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең Рейхстаг түбәсенә урнаштырган кызыл байрак кына санала.

Гази Заһитов сугыштан соң туган авылы Яңагошка кайта һәм 1947 елда авыл шурасы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын өч елдан авылда оешкан машина-трактор станциясендә механик була. Әмма 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул күмәк хуҗалык техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп һәлак була.

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән документ эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә һәм 1964 елда “Комсомольская правда” газеты чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштырганлыгына ишарәли. Советлар берлеге таркалгач, 1997 елда бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә.

Мелитон Кантария һәм Михаил Егоровны сурәтләүче һәйкәл
Мелитон Кантария һәм Михаил Егоровны сурәтләүче һәйкәл

Шуңа да карамастан, 2010 елда, җиңүнең 65 еллыгына Мәскәүдә сугыш каһарманнарына атап ачылган һәйкәлдә Рейхстагка беренче булып җиңү байрагын кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров сурәтләнә.

Ул чакта мондый һәйкәл күп кенә тарихчы, архивчы һәм язучыларда канәгатьсезлек тудыра. 16 документаль китап авторы, язучы һәм архивчы Ягъсуб Шәфиков сүзләренчә, Кантария белән Егоров үзләре исән чакта да дөреслекне көн яктылыгына чыгарырга тырышкан.

“Мин бу мәсьәләләр белән 25 ел буе шөгыльләнәм инде. Михаил Минин исән чакта да Кантария белән Егоров үзләре “Без беренче түгел идек, беренче булып Заһитовлар менде”, дип әйтеп килде. Ә тарихчылар барыбер үзләренекен бора. Имеш Сталин әйткән – байрак кадаучыларның берсе грузин, икенчесе рус булырга тиеш дигән. Менә шул гомер-гомергә килә инде”, ди Шәфиков.

Ягъсуб Шәфиков бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрү максатыннан биш ел элек, җиңү бәйрәменең 65 еллыгы көннәрендә ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведевка хат язуы турында да әйтте.

“Миндә Русия саклану министрлыгы архивыннан алынган документлар бар. Мин шуларга нигезләнеп, Русия президентына хат яздым. Ул миңа көлгән сыманрак кына итеп җавап бирде. Минемчә, язылган хатлар Медведевка, Путинга барып җитми”, ди ул.

Кайбер тарихчылар, Заһитов кадаганы әләм генә иде, ә Кантарияләрнеке байрак иде, диләр, болар арасында аерма була аламы, дигән сорауга Шәфиков: “Сугыш вакытында нинди аерма була ала. Бернинди аерма да юк. Хәрби җитәкчеләр сугышчыларның кулларына кызыл байрак тоттыра да, моны Рейхстаг түбәсенә кадасагыз каһарман исеме бирәбез, диләр. Сәясәте шундый була. Заһитовлар иртәрәк тә һәм иң түбәгә үк мендереп кадыйлар. Алар байракны “Җиңү алиһәсе”нең аягына бәйләп куя. Ә Кантарияләр бәрелешләр тынгач кына, 5 сәгать үткәч кенә күтәрелә. Кызыл байрак кызыл байрак инде ул. Бернинди аермасы да юк. Ул бит, ачуым килмәгәе, ак байрак түгел. Монда аерма шунда гына. Безне аерып баралар. Безнең татар милләтен ничектер күрсәтмәскә тырышалар”, диде.

Тарихи дөреслек кайчан көн яктылыгына чыгар икән, дигән сорауга Ягъсуб Шәфиков болай диде: “Белмим шул. Мондый сәясәт барганда, белмим. Үзләре Манеж мәйданы ди. “Руслар алга!”, “Рус маршы” дип йөри. Ярар, без татарлар – тыныч халык инде. Без бит чит каһарманлыкка, чит җиңүгә кызыкмыйбыз. Халык бөтенесен дә күреп, белеп тора”.

XS
SM
MD
LG