Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны яклаучы активист тикшерү изоляторында газапланган


Рөстәм Латыйпов
Рөстәм Латыйпов

Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнүче “Мөселманнар проблемаларын тикшеренү үзәге” башлыгы Рөстәм Латыйповны тикшерү изоляторында газаплаганнар. Бу хакта Азатлыкка аның адвокаты әйтте.

Хөкем ителгәннәрнең хокукларын тәэмин итүне тикшерү белән шөгыльләнүче Башкортстан җәмәгать күзәтү комиссиясе вәкиле, “Мөселманнар проблемаларын тикшеренү үзәге” башлыгы Рөстәм Латыйпов февраль башыннан бирле тикшерү изоляторында тотыла. Аның адвокаты Нияз Мансуров Азатлыкка әйтүенчә, хәзерге вакытта ул Бирски шәһәре тикшерү изоляторында утыра һәм аны 205 маддәнең икенче бүлеге, ягъни террорчылыкта гаелиләр. Адвокат әлеге җинаять эше нигезендә 23 кешенең тоткарлануын әйтте.

Мансуров соңгы тапкыр Латыйпов янында моннан бер ай элек булган.

“Без аның белән очрашканда инде хәле ярыйсы иде, әмма ул үзен газаплауларын сөйләде һәм электрошокер белән җәзалаган урынны күрсәтте. Аның тәнендә хач кебек эзләр бар иде һәм ул бары тик электрошокер куллану нәтиҗәсендә генә кала.

Табиб аның янына үтә алмый, үзен чыгармыйлар, әлбәттә, аны бу җәзалау эзләрен беркем рәсми беркетә алмый.

Без җәмәгать күзәтү вәкиле, хокук яклаучы Әлмира Жуковага бу хакта гариза язып тапшырдык. Ул анда барырга тиеш иде”, диде ул.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00
йөкләү

Башкортстан җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасы Жукова Азатлыкка әйтүенчә, аңа Латыйпов янына барырга рөхсәт итмәгәннәр.

“Җәмәгать күзәтү комиссиясе (член общественной наблюдательной комиссии) рәисе Олег Галин мине аның янына җибәрми. Рәсми рөхсәт бирми. Төрле сәбәпләр уйлап таба. Галин үзе анда барды һәм барысы да яхшы дип кайтты. Ә мин аны җәзалаганнары турында беләм”, диде Жукова.

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:20 0:00
йөкләү

Нияз Мансуров сүзләренчә, Латыйповтан үзен "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуын тануны таләп иткәннәр.

“Ул әлеге оешма әгъзасы булуын кире каккан, ә аңардан шул оешмага керүен тануны мәҗбүр итеп җәзалаганнар. Шулай ук аңардан өйдәге компьютер, планшетларының паролен белергә теләгәннәр”, ди ул.

Рөстәм Латыйпов исә экстремистлык өчен инде ике тапкыр утырып чыккан булган. Ул соңгы вакытта эзәрлекләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнә иде. Мәскәүдә һәм Уфада мөселманнар өйләрендә узган тентүләр һәм кулга алулар турында “Мемориал” хокук яклау үзәге уздырган матбугат очрашуларында да, Бәйсез матбугат үзәгендә “Дин тотучыларның хисләре кануны” кемнәрне һәм нәрсәдән яклый” дигән чараларда да катнашты.

Әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек шулай ук мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин бик сәер төстә суда батып һәлак булган иде. Ул да мөселманнарны яклау эшен куркмыйча алып барды.

XS
SM
MD
LG