Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва шымчылыкта шикләнелгән Русия ватандашын тоткарлаган


Литва соңгы вакытта инде дүртенче тапкыр шымчылык очрагы турында хәбәр итә.

Литва баш прокуратурасы шымчылыкта шикләнелгән Русия ватандашын тоткарлавын әйтте. Вильнюста белдерүләренчә, 1977 елгы ир кеше Русия махсус хезмәтләрендә эшли.

Литва тышкы эшләр министры Линас Линкявичюс сүзләренчә, кулга алынган кеше Русиянең Литвадагы консулы белән очршсын өчен аның оешмасы хезмәттәшлек алып барачак.

Литва баш прокуратурасы хәбәр итүенчә, "кулга алынган кеше Литвага каршы күзләү чаралары алып барган һәм аның максаты - Литваның хакимият, хокук саклау оешмаларына һәм күзләү хезмәтенә үтеп керү булган".

Бу инде соңгы вакытта илнең хокук саклау һәм күзләү оешмалары шымчылык турында хәбәр иткән дүртенче очрагы.

XS
SM
MD
LG