Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азюркада кызлар яулыкларын салмаса хакимият мәктәпне ябу белән яный


Азюрка мәктәбе
Азюрка мәктәбе

Мордовиянең Азюрка авылында 2 июньгә кадәр кызлар яулыкларын салмаса, 400гә якын укучы белем алган мәктәпнең лицензиясе алыначак. Анда бары тик 1-4 сыйныф кына калачак. Бу хакта мәгариф министрлыгыннан килгән фәрманда әйтелә.

Мордовиянең татарлар яшәгән Азюрка авылы мәктәбе лицензиясез калырга мөмкин. Мәктәп директоры Равил Миняев Азатлыкка әйтүенчә, кызлар яулыкларын салмау сәбәпле, хакимият 5-11 сыйныфка укучыларны кабул итүне тыйган.

“Мордовия республикасы мәгариф министрлыгыннан фәрман килде һәм анда министр кушуы белән 1 марттан 5-11 сыйныфка балаларны мәктәпкә кабул итү тыела диелгән. Сәбәбен яулыклар турындагы хакимият карарын үтәмәү белән аңлаталар. Министрлыктан килгән хатта мәктәпнең лицензиясен туктатып тору турында язылган”, ди ул.

Миняев әйтүенчә, 2 июньгә кадәр халык белән сөйләшә алмасалар һәм кызлар яулыкларын салмаса лицензия алынырга мөмкин.

Бүгенге көндә мәктәптә 375 бала укый, аларның 117се яулыктан йөри.

“1-4 сыныфта укучы кызлар инде яулыкларын салырга мәҗбүр булды. Ата-аналар белән сөйләшеп шундый карарга килдек. Шуңа 1-4 сыйныф калачак. Ә менә 5-11 сыйныфтагылар кечкенә генә яулык бәйләп йөри. Аларның ата-аналары бүген борчуда.

Кайберләре кыз балаларны укытырга Татарстанга җибәрергә уйлый. Мәктәпне ябуга барып җитмәс дип өметләнәбез”, диде ул.

Равил Миняев: ата-аналар елый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
йөкләү

Азатлык радиосы Мордовия мәгариф министрлыгына да шалтыратып караган иде, әмма моның өчен җаваплы Галина Явкина телефонын алмады. Якын көннәрдә без министрлыкка кабат чыгып аларның фикерен дә җиткерергә тырышырбыз.

Билгеле булганча, узган уку елы башланганнан бирле Мордовия хакимияте мәктәпләрдә яулыктан йөрүне тыю турында карар чыгарды. Ата-аналар бу карарны башта Мордовия мәхкәмәләренә шикаять итеп җиңә алмагач, Русия югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде, әмма анда да алар оттырды. Әлеге мәхкәмә карарын адвокатлар моннан ун көн элек кенә алган һәм хәзер аны киредән шикаять итәргә җыена.

Азюркадан кала Мордовиянең башка шәһәр-районнарында мөслимә укучыларга яулыкларын салдыру өчен шактый басым ясалды. Кайбер укучылар хәтта мәктәптән дә китәргә мәҗбүр булды. Сарански шәһәре мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ләйсән Баляева табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

"Балам елаудан туктый алмый, башы авыртуына зарлана, депрессиягә бирелде", дип сөйләде аның әтисе Дамир Баляев.

XS
SM
MD
LG