Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә сайлау уза


Вәкиллек пулатына барлыгы 650 депутат сайланачак.

Бүген Бөекбританиядә парламент сайлавы уза. Аның нәтиҗәләре нигезендә киләчәктә илнең Европа берлегендә калу-калмау мәсьәләсе һәм Шотландиянең бәйсез булу мөмкинлеге дә хәл ителергә мөмкин.

Тавыш бирү җирле вакыт белән иртәнге җидедә башланды һәм кичке унга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 50 миллион кеше тавыш бирергә хокуклы. Беренче тапкыр интернет аша да тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү барышында вәкиллек пулатына 650 депутат сайланачак. Аларның саны бер мандатлы бүлгеләр санына тиң.

Консерватив фирка башлыгы Дэвид Кэмерон һәм Лейбористлар партиясе башлыгы Эд Милибэнд икесе дә парламентта күпчелекне җыя алуын белдерә.

Ләкин җәмәгатьчелек фикерен белү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кечкенә фиркаләр күбрәк тавыш җыярга мөмкин. Шуңа иң күп тавыш җыйган намзәт хөкүмәтне булдыру өчен кечкенәрәк партияләр белән сөйләшүләр алып барырга тиеш булачак.

Сайлау нәтиҗәләре 8 май көнне билгеле булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG