Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яратмыйм бу бәйрәмне


Бәйрәм итерлек мәгънәсе булмаган бу көнне яратмыйм. Хәсрәтләрне онытып алга карарга кирәк.

Иң яратмаган бәйрәмем бүген. Бу бәйрәмне яратканнарны котлыйм.

Бу көн - хәтер көне, кайгылы көн, башка теләсә нинди көн булырга мөмкин, тик Җиңү көне түгел инде... 1941-дән 1945-кә кадәр барган мәгънәсезлекнең чишелешенә карата берничек тә "җиңү" сүзен кулланып булмый. "Түздек", "Чыдадык", "Без барыбер күбрәк идек" - теләсә нәрсә, тик "Җиңдек" түгел. Чөнки җиңүчеләр азакта бөтен нәрсәгә дә ия була, ә безгә исә - хәерчелек, ачлык, хәсрәт, җимерек шәһәрләр һәм деградацияләнгән, исерек, бәхетсез халыктан башка берни дә тәтемәде.

Бу сугышны, XX гасырның иң мәгънәсез вакыйгасы буларак, күптән онытырга тырышырга кирәк иде инде. Әмма юк - без иң әшәке мазохистлар кебек аны ел саен кабат-кабат искә төшерәбез, әле кайбер фрагментларын торгызып, балаларда горурлык уятырга тырышабыз!

Яратмыйм мин бу бәйрәмне.

Албина Бәширова Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG