Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңү көне минем өчен бәйрәм


Сугышны үз җилкәләрендә кичергәннәргә хөрмәт йөзеннән генә булса да бәйрәм итик бу көнне.

Бәйрәмме 9 май, Җиңү көне?

Әйе, минем өчен бәйрәм. Сугышта катнашып, исән кайткан Шәрифулла бабам да Җиңү көнен дөньядагы иң зур бәйрәмгә санаган. Сугыш беткән көн бит ул. Халык өстеннән, шул исәптән минем әби-бабаларым өстеннән дә сугыш дигән зур афәт төшкән көн. Мең бәлаләр китергән сугыштан котылган көннәр ул. Нишләп ул алар өчен бәйрәм булмасын?

Хәзер теләсә нәрсә сөйләп утыру җиңел ул, бәйрәмне шик астына кую да җиңел. Алар кичергәннең бер өлешен генә дә күз алдына китерсәң дерт итеп куясың. Ә алар аны көн саен өсләрендә тойган, шул вакыйгалар эчендә булган. Безнең өчен хәтер, алар өчен чын бәйрәм ул Җиңү көне.

Тыл ветераны, 91 яшьлек әбием өчен дә бу иң зур бәйрәм, ул аны көтеп ала, котлаганны бик ярата. Сугышны сөйләми генә. Сөйләргә яратмый. Аның ниләр кичергәнен аңлау өчен аның безгә, илгә тыныч тормыш теләп берөзлексез дога кылуын күрү дә җитә. Табигатьтәге сыйларга чын күңеленнән шатлануын, дөньяның матурлыгына соклануын, ипине ике кул белән тотып, кадерләп ашавын күрү дә аның ниләр кичергәнен аңларга булыша.

Аларның хәтерен хөрмәт итәр өчен генә булса да, Җиңү көненә "фи" итеп карамыйк. Ул 90 яшьлек картларга бер тартма конфет та, банкалы кофе да, каплы чәй дә кирәкми. Алар белән бергә догада булу кирәк.

Алсу Исмәгыйлева Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG