Accessibility links

Кырымда георгий тасмасын тагарга мәҗбүр итәләр


Кырымда да георгий тасмасы бик популяр булып китте. Акмәчет базарында чәчәк сатучылар бу тасманы тагарга базар җитәкчелеге мәҗбүр иткәнлеген белдерде.

Кырымда да җиңү бәйрәмә алдыннан георгий тасмасы бик популяр булып китте. “Крымнашлар”ның бер өлешенең аны үз ихтыяры белән демонстратив рәвәштә тагып йөргәннәре аңлашыла. Ләкин георгий тасмасының Кырымда “популярлыгының” икенче ягы да бар икән. Иртән Акмәчеттә чәчәк сатучыларның берсенең күлмәгендә шул тасма тагылуының сәбәбен сорагач, ул “безне базарның җитәкчелеге аны тагарга мәҗбүр итте, такмасак, чәчәк сатуны тыя алалар” дип җаваплады. Ләкин шул чәчәк сатучылар арасында да тасманы такмаганнар, аны ничектер сатучы тамгасы белән каплап яшергәннәр дә бар иде. Болар инде күбрәк чәчәк сатучы яшь кызлар иде.

Сатучыларның базар җитәкчелеге күрсәтмәсен ничек үтәгәнен тикшерүчеләр булганмы, юкмы – анысы билгесез, ләкин мондый күрсәтмәнең бары тик чәчәк сатучыларга гына кагылмаганлыгын да фараз итәргә мөмкиндер...

Русиядәгә менә шундый мәҗбүри ура-патриотизм Кырым Русия кулына күчкәч Кырымны да каплап алды. Монда инде икенче бер карашка урын да юк, ә булса, бу инде икенче караш белдәргән кеше өчен төрлечә тәмамлана ала...

Шуны да әйтергә кирәк, Кырым мәктәпләрендә 6-8 майда җиңүгә багышланган чараларда укучылар арасында да шул тасманы өләшкән укытучылар. Күрәсең, укытучыларга да бу мәсьәләне ничектер “аңлатканнар”. Тик георгий тасмасының шундый мәҗбүри “популярлыгы” кемгә һәм нәрсәгә кирәк икән?

Украина заманында бу тасмага Кырымда мондый зур игътибар да юк иде, мәҗбүри тагу да. Күрәсең, Кырым җитәкчәлеге шушы тасма ярдәме белән Кырымның Русия кулына күчкәнлеген, монда яңа тәртип, гадәтләр урнаштырыла барганын тагын да исбатламакчы була, тик Кырымда көн саен начарлана барган тормышны ниндидер тасма белән төзәтеп булмый бит, хәтта кемгәдер бик зур символ булган георгий тасмасы белән дә.

XS
SM
MD
LG